Алтея Гибсон (; , Силвер, Көньяк Каролина — , Ист-Ориндж, Нью-Джерси) — америка теннисчысы һәм гольфчысы, 1950 нчы елларның икенче яртысындагы дөнья хатын-кызлар теннисы лидеры.

Зур шлем турнирларының 1956-1958 елларда ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда 11 тапкыр җиңүчесе. Зур шлем турнирларында җиңгән беренче кара тәнле җиңүче. AP версиясе буенча «Ел спортчысы» (1957). Халыкара теннис даны залы әгъзасы (1971 елдан алып).

Тормыш юлы Алтея Гибсон мамыкчы һәм зур көч түгеп фәкирлектә яшәүче фермерлар гаиләсендә туа. Ул биш бала арасында иң өлкәне.

Бөек Торгынлык елларында аларның гаиләсе Нью-Йоркка күчеп килә, Алтеяның атасы, Дэниел Гибсон, мондагы гаражларның берсендә эш урыны таба.

Бала чагында Алтея берничә ел апасы йортында Филадельфиядә яши. Ул бик иртә мәктәптә укуын ташлый һәм 14 яшендә берничә эш урынын алыштырып өлгерә.

1946 елдан алып Гибсон Уилмингтонның (Төньяк Каролина) мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аның дуслары Алтеяга кара тәнле студентлар өчен ачылган Флорида авыл хуҗалыгы һәм механика университетына (Талхина) укырга керергә ярдәм итә.

Алтея бу уку бинасын 1953 елда «физик тәрбия» һөнәре буенча тәмамлап чыга. Укуны тәмамлаганнан соң, ул Джефферсон-Ситидагы, шулай ук кара тәнле студентлар әзердәүче Линкольн университетында бераз вакыт тренер булып эшли.

Бер үк вакытта ул Сидни Ллевеллинда теннис буенча күнекмәләр ала. Сидни ЛеЛлевеллин җитәкчелегендә Алтея унъеллыкның икенче яртысында үтә торган эре турнирларда җиңүләргә ирешә.

1958 елда данлыклы Гибсон үзенең «Я всегда хотела кем-то стать» автобиографик китабын яза ().

Бер ел үткәч, аның башкаруында җырлар пластинкасы чыга. Ул шулай ук, «Кавалеристы» нәфис фильмында кинога төшә.

1965 елда ул кияүгә чыга. 1983 елда, ире Дарбен белән аерылышканнан соң, ул үзенең элекке тренеры Сидни Ллевеллинга кияүгә чыга. Ләкин озакламый аның белән дә аерылыша.

1970 нчы елларның урталарында ул Нью-Джерси штатында һәм федераль күләмдә административ вазифалар башкара (спорт эшләре буенча комиссар, физкультура һәм спорт мәсьәләләре буенча губернатор киңәшчесе була).

1990 нчы еллар уртасында Алтея Гибсон инсульт кичерә. Саулыгын югалту аның финанс хәлен авырлаштыра. Бары корт буенча элеккеге партнеры Анджела Бакстон оештырган мәрхәмәтлек җыемнары аны үз-үзенә кул салудан саклап кала.

Алтея Гибсон Ист-Оринджда (Нью-Джерси) 2003 елның сентябрендә вафат була.

Теннис карьерасы Алтея Гибсон яшүсмер чагында ук теннис уйный башлый. Аңа 14 яшь булганда Нью-Йорк социаль ярдәм идарәлеге хезмәтчәннәре Алтеяга сакчы хезмәтен таба һәм аңа урындагы полиция бүлегенең спорт секциясенә юнәлеш бирә.

Биредә Нью-Йоркның иң яхшы «Космополитен» негрлар клубы тренеры Алтеяга игътибар итә.

1941 елда Гибсон клуб әгъзасы абонементын сатып ала алсын өчен, тренер аңа мәрхәмәтлек акчасы җыеп бирүне оештыра.

Шул ук елда Гибсон Нью-Йорк штатының ачык чемпионатында җиңеп чыга. 1942 елда ул кара тәнле теннисчыларны берләштергән Америка теннис ассоциациясе эгидасында үзенең беренче турнирда ук җиңү яулый.

1946 елда Гибсон Уилмингтонга күчә. Биредә аның яңа тренеры Хьюберт Итон була. Бер ел үтүгә Гибсон Америка теннис ассоциациясенең чемпионы була (соңыннан бу титулны Алтея тугыз тапкыр яулап ала)Сайт, посвящённый Алтее Гибсон .

АКШның кара тәнле тенисчылары арасында берничә тапкыр чемпион булуына карамастан, аны әлегә кадәр халыкара АКШ чемпионатында катнаштырмыйлар.

Бер 1950 елда җәмгыять басымы аркасында гына (шул исәптән ак тәнле теннисчы Элис Марблның теннис журналына язган мәкаләсе басымы астында) Гибсонга ярышларда катнашырга рөхсәт бирәләр.

Ул ярышларның беренче түгәрәгендә җиңеп чыга, ә икенче түгәрәгендә ул замандагы АКШның иң яхшы теннисчысы, Луизе Брафтан гына ике көн буена барган өч сетта 9:7 исәбе белән җиңелә.

1951 елда ул Уимблдон турнирында уйный. Бу уенда ул негрлар арасыннан ярышта катнашкан беренче теннисчы була.

1956 елда Гибсон АКШ Дәүләт департаменты оештырган АКШ җыелма командасының дөнья турында катнаша.

Шушы ук елда ул Зур шлем турнирында — Франция чемпионатында беренчелекне яулый. Ул берүзе ярышканда да һәм шулай ук, британ яһүде Анджела Бакстон белән парлашып чыгыш ясаганда да җиңүче була.

Аларның бер айдан соң Уимблдонда икенче тапкыр җиңүләре турында «Таймс» газетасында чыккан «Меньшинства побеждают» мәкаләсендә язылып чыга.

1957 елда Гибсон Уимблдон турнирында ялгыз һәм парлы разрядларда уйнауда, ә ел азагында — АКШ чемпионатында җиңүче була.

Ул шулай ук, Ширли Фрай белән парлашып Австралия чемпионатында да җиңү яулый.

Ел сезоны нәтиҗәләре буенча «Associated Press» агентлыгы тарафыннан Алтея Гибсон «Ел спортчысы» дип атала. 1958 елда ул үз титулларына тагын ялгыз разрядта икеләтә һәм парлы разрядта бер тапкыр җиңүче титулын өсти.

1960 елда ул һөнәри теннисчылар арасында АКШ чемпионы була. Ул шулай ук, баскетбол ярышлары алдыннан да осталык дәресләре белән чыгыш ясыйОсновные события жизни на сайте, посвящённом Алтее Гибсон .

Озак вакытлар уйнамый торганнан соң, 1964 елда Гибсон Ladies Professional Golf Association (LPGA) профессиональ лигага кушылып, 1970 нче елларда кортка профессиональ теннисчы булып кире кайта. Ләкин әллә ни зур казанышларга ирешә алмый, шунлыктан ул 1975 елда тренер һәм администратор эшенә күчә.

1971 елда аның исеме Милли (соңыннан халыкара) теннис дан залының исемлегенә кертелә. Аның исеме, шулай ук, Флорида һәм Көньяк Каролина спорт даны залларының һәм Кара тәнле спортчыларның Дан залына кертелә.

Карьерасында Зур шлем турнирларының финалында уйнавы

Ялгыз разряд

Җиңүләр ЕлТурнирФиналдагы ярышташыФиналдагы исәп1956Франция чемпионаты Анджела Мортимер6-0, 12-101957Уимблдон турниры Ларин Хард6-3, 6-21957АКШ чемпионаты Луиза Раф6-3, 6-21958Уимблдон турниры (2) Анджела Мортимер8-6, 6-21958АКШ чемпионаты (2) Ларин Хард3-6, 6-1, 6-2

Оттыру (2) ЕлТурнирФиналдагы ярышташФиналдагы исәп1956АКШ чемпионаты Ширли Фрай-Ирвин3-6, 4-61957Австралия чемпионаты Ширли Фрай-Ирвин3-6, 4-6

Хатын-кызлар парлы разряды

Җиңүләр ЕлТурнирПартнерФиналдагы ярышташларыФиналдагы исәп1956Франция чемпионаты Анджела Бракстон Ларин Хард Дороти Хед-Нод6-8, 8-6, 6-11956Уимблдон турниры Анджела Бракстон Фэй Мюллер Дафна Сини6-1, 8-61957Австралия чемпионаты Ширли Фрай-Ирвин Мери Баевич-Хотын Фэй Мюллер6-2, 6-11957Уимблдон турниры (2) Ларин Хард Мери Баевич-Хотын Тельма Коен-Лонг6-1, 6-21958Уимблдон турниры (3) Мария Буэно Маргарет Варнер-Босс Маргарет Осборн-Дюпон6-3, 7-5

Оттыру ЕлТурнирПартнерФиналдагы ярышташларыФиналдагы исәп1957АКШ чемпионаты Ларин Хард Луиза Раф Маргарет Осборн-Дюпон2-6, 5-71958АКШ чемпионаты (2) Мария Буэно Җен Арт Ларин Хард6-2, 3-6, 4-6

Катнаш парлар разряды

Җиңү ЕлТурнирПартнерФиналдагы ярышташларыФиналдагы исәп1957АКШ чемпионаты Курт Нильсен Ларин Хард Боб Ху6-3, 9-7

Оттыру ЕлТурнирПартнерФиналдагы ярышташларыФиналдагы исәп1956Уимблдон турниры Ганнар Малой Ширли Фрай-Ирвин Вик Сейчас6-2, 2-6, 5-71957Уимблдон турниры (2) Нил Фрейзер Ларин Хард Мелвин Руз4-6, 5-71958Уимблдон турниры (3) Курт Нильсен Лоррейн Колан-Грин Боб Ху3-6, 11-13

Искәрмәләр

Әдәбият

Tom Biracree. Althea Gibson — Chelsea House, 1990. — 178 б. — ISBN 0-87067-563-X. Anne Janette Johnson. Althea Gibson // Great Women in Sports — Detroit: Visible Ink, 1996. — Б. 186—190. — 552 б. — ISBN 0-7876-0873-4.

Сылтамалар

Сайт, посвященный Ате Гибсон Аллея Гибсон на сайте Кубка Федерации по теннису Аллея Гибсон на сайте Международной федерации тенниса Аллея Гибсон на сайте Международного зала теннисный славы Төркем:АКШта вафатлар Төркем:2003 елда вафатлар Төркем:28 сентябрь көнне вафатлар Төркем:АКШта туганнар Төркем:1927 елда туганнар Төркем:25 август көнне туганнар Төркем:Страницы с непроверенными переводами