Alyona Alyona, чын исеме Алёна Олегивна Савраненко (; 1991 елның 14 июне, Капитанивка, Кировоград өлкәсе, Украина) — Украин хип-хоп һәм рэп башкаручы.

Тормыш юлы Алёна Савраненко 1991 елның 14 июнендә Кировоград өлкәсенең Капитанивка бистәсендә туа.

Ике югары белеме бар. Григорий Сковород исемендәге Переяслав-Хмельницкий дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

Барышевкада «Теремок» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шулай ук Киев астындагы Дерновка авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Балалар бакчасында 4 ел эшли.

Рэп-текстларны балачактан яза, әмма киң тамашачыга аларны бары тик 27 яшендә, видеоларны YouTube та урнаштыра башлагач кына тәкъдим итә. 2018 елның октябрендә «Рибки» беренче видеоклибы, ә 12 ноябрьдә «Голови» җырына икенче видеоклип чыга, аны ай дәвамында 1 000 000 тапкыр караганнар.

30 ноябрь 2018 ел Alyona Alyona «Відчиняй» җырына клип чыгара.

Декабрь аенда тагын бер клип чыга — «Зәлишаю свій дім» җырына.

«Від Крут до Брюссель» форумы белән җәнҗал фонында Алёна тагын бер җыр — «Обіцянки» җырын чыгара.

2019 елның 8 апрелендә башкаручының «Пушка» исемле дебют альбомы, шулай ук аның титул җырына клип чыга.

2020 елда «Танцы со звездами» тамашасында катнаша.

2021 елның 15 гыйнварында Music Moves Europe Talent Awards премиясенең тамашачылар симпатиясе бүләгенә ия була.

Иҗатка бәя 2018 елның 15 ноябрендә «» телеканалына биргән интервьюсында танылган украин җырчысы Иван Дорн үзенең фикеренчә, Алёна Савраненконы Украинаның иң кызыклы яңа артистлары исемлегенә кертә.

2018 елның 2 декабрендә рус телле интернет-басмасы «Відчиняй» җырына клипны атнаның иң яхшы җырлары һәм клиплары исемлегенә кертә. Алёнаның «рэпны күпчелек рус (яки украин) мсларына караганда яхшырак укыганын искәртә.

Шулай ук «Відчиняй» җыры «Азатлык» радиосының Украина хезмәте буенча ноябрь аенда Украина трекларының топ-10ына керә.

18 декабрь көнне Alyona Alyona «Рибки» җыры өчен «Иң яхшы хип-хоп хит» номинациясендә Украинаның YUNA-2019 музыкаль премиясенә номинацияләнгән булуы билгеле була.

Дискография

Альбомнар

2019 — Пушка 2021 — GALAS

Мини-альбом

2019 — В хаті МА

Сингллар

2018 — «Голови» 2018 — «Відчиняй» 2018 — «Залишаю свій дім» 2019 — «Булінг» 2019 — «Завтра» 2019 — «Мамин суп» 2019 — «Забирай»

Видеография ЕлКлипРежиссёрАльбом2018«Рибки»Delta ArthurПушка«Рибки 2»Ян Болотов«Голови»Александр Прилуцкий«Відчиняй»Ян Болотов«Залишаю свій дім»Delta Arthur2019«Пушка»«Падло»Nathan Daisy«Велика й смішна»Delta Arthur«Булiнг»Delta Arthur & Basket FilmsВ хаті МА«Завтра»Films Basket«Мамин суп»Yan Bolotov2020«Дикі танці»Anya Velosipedova

Искәрмәләр

Сылтамалар

Личная страница Алёны Савраненко в социальной сети Facebook Александр Гудков & alyona alyona — Comment out на колёсах Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1991 елда туганнар Төркем:14 июнь көнне туганнар