Яунде () — Камерунның башкаласы, Үзәк регионның һәм Мфунди департаментының административ үзәге. Башкаланың барлык диярлек территориясен үзәк урам — авеню Кеннеди буйлап урнашкан районнар, һәм шулай ук аңа якын булган били.

Географик урнашу һәм климаты Яунде Камерунның көньяк-көнчыгыш өлешендә, диңгез өсте дәрәҗәсеннән 730 метр биеклектә урнашкан. Кала тау платосы — Камерун яссы таулыгында ята. Климат субэкваториаль. Ике озын дымлы һәм ике кыска коры мизгелләр (гыйнвар-февраль һәм июль) бар. Гыйнварның уртача һава температурасы +23°С, ә июльнеке +21°С тирәсе. Уртача еллык явым-төшем микъдары — 1750 мм. Яңгырлар башлыча сентябрьдән ноябрьгә һәм апрельдән июньгә кадәр чорда ява.

Тарихы

Яунде 1888 елда (яки 1889 елда), Камерун Алмания протектораты астында булган чорда нигезләнгән«Yaoundé.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012. Беренче дөнья сугышы чорында, 1915 елда Яунде Бельгия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә, ә 1922 елда Француз Камерунның башкаласы дип игълан ителә. 1940-1946 елларда башкала статусын Дуала шәһәре үти. 1960 елда Франциядән бәйсезлек алгач, Яундеда хөкүмәт, 1961 елдан — федераль хөкүмәт, 1972 елдан — Бердәм Камерун Республикасы Хөкүмәтенең резиденциясе урнаша.

Халкы Яунде халкының исәбе 1 миллион 800 меңнән артык кеше тәшкил итә. Шәһәрдә бамилеке (бөтен шәһәр халкының якынча 25 %ын тәшкил итә), фулани (якынча 10 %), һәм шулай ук фанг, дуала, фульбе этник төркемнәренең вәкилләре яши. Дәүләт телләре итеп инглиз һәм француз телләре исәпләнә, берничә африка сөйләшләре таралган (башлыча банту телләре төркеменең). Башкала халкының яртысы диярлек — католиклар, ә калганнары мөселманнар һәм төбәк традицион ышануларын тотучылар. Численность населения по годамҖан саналу датасы1976197919872005Халык исәбе313 706400 000649 2521 817 524

Сәламәтлек саклау Шәһәрнең иң зур хастаханәсе дип Яунде үзәк хастаханәсе исәпләнә, биредә 650 койка бар. 1985 елда төзелгән Яунде гомуми хастаханәсендә 302 койка бар.

Мәгариф 1962 елда Яундеда университет ачыла«Yaoundé.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012. Шәһәрдә тагын башка югары уку йортлары бар: Югары авыл хуҗалыгы мәктәбе, Югары милли политехник мәктәп, Югары педагогия мәктәбе, Хакимият милли мәктәбе һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты. Камерун милли һәм университет китапханәләре илнең иң зур китапханәләре булып тора. Шәһәрдә шулай ук Камерун дәүләт архивы урнашкан.

1996 елда шәһәрдә җиңел атлетика буенча Африка чемпионаты уздырыла.

Искәрмәләр

Төркем:Африка башкалалары Төркем:Миллионлы шәһәрләр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр