Вахит Имамов, Вахит Шәех улы Имамов (1954 елның 18 марты, Иске Байсар, Актаныш районы, ТАССР) — татар язучысы, тарихчы, «Мәйдан» журналы (2005―2015), «Мәдәни җомга» газетасы (2015―2024) баш мөхәрире, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары (2024 елдан), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның Гаяз Исхакый (1995), Габдулла Тукай (2014), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2024).
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975—1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга хәтле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
2005―2015 елларда ― Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының баш мөхәрире.
2015―2024 елларда ― «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәриреГөлүзә Ибраһимова. Вахит Имамов «Мәдәни җомга»дан китә: «Мин шуны беләм: миннән соң роман гына кала». Интертат, 1.11.2024.
2024 елдан ― «Казан утлары» журналы баш мөхәрриренең (икенче) урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 1995 ― Гаяз Исхакый премиясе 2014 ― «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек дип табылды.2014 елның Тукай бүләге ияләре билгеле булды 2022 ― Илдар Юзеев премиясе Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге 2024 ― «Татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәтләре өчен» халыкара медале (Бөтендөнья татар конгрессы)Рузилә Мөхәммәтова. Вахит Имамовның юбилей кичәсендә: «Сездән дә миллирәк кешене күргәнем юк әле». Интертат, 6.05.2024 2024 ― Татарстан Республикасының Халык язучысы ― татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өченУказ Раиса РТ № 373 от 21.05.2024Вахит Имамов һәм Камил Кәримовка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Татар-информ, 24.05.2024Күңелле яңалык! Нәшриятыбыз мөхәррире, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамовны үзенең лаеклы медале эзләп тапты. t.me/tatkniga, 15.09.2025
Басма китаплары Ир канаты: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 168 б.— 15 000. Нәзер: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 240 б. —- 15 000. Татарларның Ватан сугышы: XVI—XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар (Равил Әмирхан белән берлектә язылган).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 80 б.— 170 000. Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында: Тарихи роман һәм тарихи очерк.— Чаллы: «КамАЗ» нәшр., 1994.— 512 б.— 90000. Могикан: Повестьлар. Тарихи очерк.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2001.— 192 б.— 2000. Утлы дала: Тарихи роман. Беренче китап.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 432 б.— 3000. Татар яугирләре: Тарихи очерк.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 335 б.— 2000. Ерактагы якын туганнар: сәяхәтнамәләр. ― К.: Идел-пресс, 2024.― 367 б.
Китабын мәхкәмәгә бирү Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» () китабын мәхкәмәгә биргәннәр Вахит Имамов: "Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм". Азатлык радиосы, 12.08.2019. Татарстан Республикасы Югары Судының 14.05.2020 елгы карары белән XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы «Яшерелгән тарих» () китабы «экстремистик» дип табылган һәм РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан экстремистик материалларның федераль исемлегенә № 5048 белән кертелгәнЭкстремистские материалы. Министерство юстиции Российской Федерации. Хөрмәтләү 2024 елның ноябрендә Актанышның беренче мәктәбендә, Вахит Имамовка багышлап, аның исемендәге методик кабинет ачылган Методический кабинет имени Вахита Имамова/Вахит Имамов исемендәге методик кабинет. «Актанышская №1» Актанышского МР РТ, 27.11.2024Ләйсән Газизова. Актанышның беренче мәктәбендә якташыбыз, тарихчы- язучы Вахит Имамовка багышланган методик кабинет ачылды. Актаныш-информ, 27.11.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Тулы биографиясе YouTube сайтында “Әйдә халыкка хезмәткә” : журналист Эльза Газизова белән әнгәмә, «Татарстан» дәүләт телеканалы, 6.09.2022
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Тарихи романнар авторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Татар журналистлары Төркем:Казан утлары журналистлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның халык язучылары Төркем:Мәдәни Җомга журналистлары