Гәүһәр Хәсәнова, Гәүһәр (Гәүһәрия) Мөхәммәт кызы Хәсәнова (кыз фамилиясе Мәһдиева, 1959 елның 11 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Казанбаш) ― тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1988), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2005). Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова (2009), Гавриил Державин (2016) исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015). Тәрҗемәи хәле
1959 елның 11 сентябрендә ТАССР Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе — булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе — Лилия Гомәр кызы Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы). Энесе ― Искәндәр.
1960 елда, әтисе Казан дәүләт университеты аспирантурасына укырга кергәч, гаилә Казанга күчеп килә. Гәүһәр Мәһдиева Казанның 126нчы санлы урта мәктәбен (1976), Казан дәүләт университетының филология факультетын (1982), Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны (1987) тәмамлаган.
1982―1984, 1987―1990 елларда ― Казан дәүләт педагогика институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында ассистент.
1984―1987 елларда көндезге бүлектә аспирантурада укый, 1988 елда Урал дәүләт университетында (ru, 2011 елдан Урал федераль университеты составында) XIX гасыр рус әдәбияты тарихы буенча филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.
1990―2007 елларда ― Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор.
2007―2009 елларда ― «Идель» журналында әдәби мөхәррир, тәрҗемәче, баш мөхәррир урынбасары, татар прозаикларының төрле жанрдагы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә Гәүһәрия Хәсәнова. ТР язучылар берлеге сайты.
2010 елдан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәре, директорның фәнни эшләре буенча урынбасары в. б. Хасанова Гаухария Мухамметовна. ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире ТР ФА Фәнни-оештыру бүлеге. antat.ru.
Тәрҗемә эше Татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Беренче тәрҗемәләре «Идель» журналында басыла. Яшь һәм урта буын татар язучылары: Аяз Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Нурислам Хәсәнов, Зиннур Хөснияр, Марсель Галиев, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әнәс Хәсәнов, Әхәт Гаффар, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Факил Сафин әсәрләрен (яки алардан өзекләрне) рус теленә тәрҗемә иткән, алар «Идель» журналында һәм аерым китап булып басылган. Публицистик һәм мемуар язмаларның тәрҗемәләре «Идель», «Татарстан», «Наш современник» журналларында дөнья күргән. Фәнис Яруллинның Г. Хәсәнова тәрҗемәсендә «Йөртә безне язмышлар» повесте (русчага тәрҗемәдә «Былинка на ветру») 2000 елда «Рухият» нәшриятында өч телдә (татар, рус, инглиз телләрендә) аерым китап булып чыга. Татарстан китап нәшрияты Г. Хәсәнова тәрҗемәсендә татар язучыларының хикәяләре җыентыгын рус телендә бастырып чыгарган.
Мөхәммәт Мәһдиев
Гәүһәр Хәсәнова Мөхәммәт Мәһдиевнең (әтисенең) барлык әсәрләрен, дөнья күрмәгән язмаларын туплап яңадан бастыру өстендә эшли. 2004 елда ТКН «Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары» китап-альбомын бастырып чыгарган. Китапның концепциясе, төзелеше, фото һәм әдәби әсәрләр, интервью, көндәлек дәфтәрләрдән өзекләр сайлап алу язучының кызы Г. Хәсәнова тарафыннан эшләнгән. 2009 елда Татарстан китап нәшриятында М. Мәһдиевнең биш томлыгын, 2014 елда Мөхәммәт Мәһдиевнең газета-журналларда чыккан фәнни-публицистик мәкаләләре тупланган «Сызып ак нур белән..». дигән китабын төзеп чыгара. Әтисе һәм 1938 елда атып үтерелгән бабасы Сөнгатулла Мәһдиевкә багышланган «Гафу итмәгән» () хикәясе авторы. Хасанова Гаухария. Сайт СП ТР.
«Мәйдан» журналында басылган «Сагыну» мәкаләсендә балачак хатирәләре белән уртаклаша:
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе 2015 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2016 ― Гавриил Державин исемендәге әдәби премия
Гаиләсе Бабасы (әтисе ягыннан) ― Сөнгатулла Мәһдиев (1885—1938), мәгърифәтче, имам-хатыйб. Бабасы (әнисе ягыннан) ― Гомәр Бәширов (1901—1999), Татарстан АССР халык язучысы (1986). Әтисе Мөхәммәт Мәһдиев (1930—1995), Татарстанның халык язучысы (1993). Әнисе Лилия Гомәр кызы Бәширова, укытучы. Әти-әнисе Арча районының Казанбаш мәктәбендә танышып өйләнешкәннәр. Энесе Искәндәр.
Ире Илдар Зәкиҗан улы Хәсәнов (мәрхүм). Кызы Зөһрә, улы Әнвәр, икесе дә югары белем алган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Арча якташлыгы, 11.09.2019 Әтисенең эшен дәвам итә. Арск-Информ, 19.09.2019 Гәүһәрия Хәсәнова. ТР язучылар берлеге сайты Хасанова Гаухария Мухамметовна. iyali.ucoz.com
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Державин премиясе лауреатлары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Мөхәммәт Мәһдиев