Рәхимов Ришат Рәшит улы (24 октябрь 1953 ел) — курайчы, педагог, композитор. 1998 елдан Башкортстан республикасы Курайчылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1995), Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).

Биографиясе Ришат Рәшит улы Рәхимов 1953 елның 24 октябрендә Башкорт АССРның Баймак районы 2-нче Эткол авылында күп балалы гаиләдә туган.

Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган (1977; Г. З. Сөләймәнов классы) Башкорт дәүләт университеты (1990) Уфа дәүләт сәнгать институты (1994; А. М. Кобагошов классы) Уфа сәнгать училищесында укытучы (1976-2014), башкорт халык музыка кораллары бүлегенең мөдире (1992-2014); бер үк вакытта: Уфа дәүләт сәнгать академиясе (1994-2005) 2014 елдан Уфа шәһәренең 7-нче музыка мәктәбендә белем бирә.

Бүләкләре Башкортстан Республикасының халык артисты (1995)

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1982)

Махсус хезмәтләре

Курай: уку кулланмасы. Уфа, 1999; Курай. Музыка мәктәпләренең һәм училищеларының курай классы өчен уку кулланмасы. Уфа, 2011; Сәнгатебез күгендәге якты йолдыз (Гата Сөләймәнов тууына 100 ел)=Созвездие талантов (100 лет со дня рождения Гаты Сулейманова). Уфа, 2012 (автор.).

Әдәбият

Сылтамалар

Төркем:Курайчылар Төркем:Башкортстан композиторлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Баймак районында туганнар