Кыргызстан дәүләт байрагы ( ) - Кыргызстанның дәүләт символы ( ). 1992 елның 3 мартында Кыргыз Республикасының Жогорку Кеңеш резолюциясе белән расланганГосударственные символы » Кыргызстан » Официальный сайт президента Киргизской Республики.www.president.kg.Дата обращения: 14 февраля 2018..
Тасвирлау Кыргызстан Республикасының милли байрагы - турыпочмаклы кызыл тукымадан гыйбәрәт, аның үзәгендә алтын төсле тигез таралган нурлары белән түгәрәк кояш дискы бар (кырык нур). Кояш диск эчендә кызыл төстәге кыргыз юртасының түндүк образы бар () .
Кыргызстан милли байрагының киңлеге аның озынлыгының биштән өч өлешен тәшкил итә. Нурлы дискның диаметры Кыргызстан милли байрагы киңлегенең биштән өч өлешен тәшкил итә. Кояш һәм нурлы дискларның диаметрлары нисбәте-өч бишкә. Түндүк диаметры - нурлы дискның диаметрының яртысы .
Мәгънәле эчтәлеге Кыргыз халкының орнаменталь культурасында кояш яктылык, ачыклык, тормышчанлык дигәнне аңлата. Кырык нурлы ялкын телләре — кырык .кабилә халкы кушылганны аңлата.
Тундүк ( ) — сферик форма конструкциясе, Кыргызстанның «боз-үй» торакны (кыргыз юртасы исеме) гәүдәләндерә һәм яктылык тәрәзәсе булып тора. Тундүкнең түгәрәк рамкасы матчалардан тора, алар кыршау белән тоташтырылган. Түндүк күк белән җирне тоташтыра һәм һәм өй учагы билгесе буларак кабул ителә. Моннан тыш, түндүк илдә яшәүче барлык милләтләрнең бердәмлеген символлаштыра .
Техник спецификация Кыргызстан дәүләт флагы һәм аның образы, зурлыгына карамастан, Кыргызстан Республикасы Президент резиденциясендә сакланган Кыргызстан дәүләт байрагы стандартының төсенә һәм схематик сурәтләренә туры килергә тиеш. Кыргызстан дәүләт флагының төсләре Кыргызстан дәүләт флагының техник спецификациясендә күрсәтелгән төсләргә туры килергә тиеш . +Төс модельләре Төс ПАНТОН CMYK RGB HEX Кызыл ПАНТОН 1788 С. 0-100-100-0 255-0-0 # ff0000 Сары (алтын) ПАНТОН Сары С. 0-0-100-0 255-255-0 # ffff00
Тарихи байраклар
Шулай ук карагыз
Кыргызстан гимны
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча байраклар Байрак