Әфрасияб Бәдәлбәк улы Бәдәлбәйли (; 1907 елның 19 апреле, Бакы, Россия империясе — 1976 елның 6 гыйнвары, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — Азәрбайҗан композиторы, дирижёр, музыка белгече һәм публицист, Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1960). Режиссёр Шәмси Бәдәлбәйлинең абыйсы.

Беренче Азәрбайҗан балетының музыка һәм либретто авторы һәм мөселман Көнчыгышындагы «Кызлар манарасы» беренче балетның авторы, шагыйрь Низами Гәнҗәвигә багышланган «Низами» (1948), «Таллар елый» (1971) опералары авторы, симфония оркестры әсәрләренең, пьесалар өчен музыка авторы.

Аның музыка белеме өлкәсендәге хезмәтләре һәм мәкаләләре билгеле. Аның эчтәлекле-монографик музыкаль сүзлеге популяр булып тора, анда танылган музыкаль терминнар белән беррәттән ул эшләгән азәрбайҗан терминнары да җыелган.

Бәдәлбәйли, туган азәрбайҗан һәм рус телләреннән тыш, фарсы һәм гарәп телләрен дә белгән.

Тормыш юлы

Әфрасияб Бәдалбәйли 1907 елның 19 апрелендә Бакыда туа. Әфрасияб гаиләдә алты баланың өлкәне булган. Алты яшь тә тулмаган килеш, тарда уйный башлаган. 1916 елда тугыз яшендә ул әле яңа гына ачылган 6 нчы мөселман-рус музыкаль мәктәбенә бара, аның директоры әтисе булган.

1922 елдан алып 1928 елга кадәр Азәрбайҗан дәүләт төрки музыка техникумында Әфрасияб скрипка һәм музыка теориясе классы буенча дәресләргә йөри, анда азәрбайҗан халык көйләрен һәм мугамаларын башкарган.

1930 елда Азәрбайҗан опера һәм балет театрында дирижёр буларак эшли башлыйLiving Voices of Azerbaijani History: Afrasiyab Badalbeyli . Voices.musigi-dunya.az . Шул ук елны Азәрбайҗан дәүләт университетының «Көнчыгыш телләр» факультетын шәрык белгече-филолог белгечлеге буенча тәмамлый. 1931 елдан — симфоник концертлар дирижёры.

1940 елда хатыны Гәмәр Алмасзадәгә багышланган «Кызлар манарасы» балетын — беренче Азәрбайҗан балеты һәм мөселман Көнчыгышта беренче балет булган әсәрне иҗат итә.

1942 елның маеннан июнь аена кадәр Бәдәлбәйли Бакы киностудиясендә Икенче бөтендөнья сугышы каһарманы Бахтияр Кәримовка багышланган «Бәхтияр» кинофильмын яңгырату һәм музыкаль бизәү өстендә эшли. 1943 елдан 1946 елга кадәр Бәдәлбәйли Азәрбайҗан филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1945 елдан СБКФ әгъзасы.

1952 елдан 1956 елга кадәр — Азәрбайҗан Композиторлар Берлегенең «Музыка белеме һәм музыкаль тәнкыйть» секторы рәисе.

1960 елның 24 маенда Азәрбайҗан ССР Югары Советы Президиумының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» указы белән аңа Азәрбайҗан ССРның халык артисты исеме бирелә.

1969 елдан 1973 елга кадәр — Азәрбайҗан хор җәмгыяте рәисе.

Гомер азагына кадәр Азәрбайҗан дәүләт опера һәм балет театрында баш дирижёр вазифасында эшли.

Әфрасияб Бәдәлбәйли 1976 елның 6 гыйнварында йөрәк җитешсезлегеннән вафат була. Композитор шул ук көнне II Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнә.

Иҗат Азәрбайҗан драма театрында Әфрасияб Бәдәлбәйли иҗат иткән музыкаль әсәрләр белән «Ут кәләше» (1927), «Севиль» (1928), «Алмас» (1929), «1905 елда» (1931), «Яшар» (1932), «Сиявуш» (1932), «Гаҗи Гара» (1933), «Фәрхәд вә Ширин» (1941) кебек пьесалар куелган. «Халыкның ачуы» (Б. И. Зейдман белән бергә, Бакы, 1941), «Низами» (Бакы, 1948), «Таллар елый» (Бакы, 1971) операларын; «Кызлар манарасы» (Бакы, 1940) балеты, «Тәрлән» балалар балеты (1941, Бакы); оркестр өчен — «Советлар власте өчен» (1930) симфоник поэмасы, «Миниатюралар» (1938), 2 марш (1930, 1941); халык уен кораллары оркестры өчен — симфониетта (1950); фортепиано белән җыр өчен — 3 җыр (заманча шагыйрьләр сүзләре); спектакльләргә 60тан артык музыка иҗат итә.

Шулай ук аның түбәндәге әдәби әсәрләре дә билгеле: «Музыка турында әңгәмә» (азербайҗан телендә; Бакы, 1953); «Корбан Примов» (азерб. телендә; Бакы, 1956); «Музыкаль терминнар сүзлеге» (рус-азерб. телендә; Бакы, 1956); «М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан дәүләт орденлы Ленин исемендәге опера һәм балет театры» (К. Касыймов белән); «Мәгънәле монографик музыкаль сүзлек» (азерб. телендә; Бакы, 1969).

Бүләкләр

Кызыл Байрак Хезмәт ордены (09.06.1959) Хөрмәт Билгесе ордены (29.04.1967) Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1960) Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940)

Хәтер 1993 елда Әфрасияб Бәдәлбәйли турында «Гомер дәвамы» () документаль фильмы, ә 2000 елда — «Барысы да ничек бар» фильмы () төшерелә.

Бакы шәһәренең «Азадлыг»проспектындагы 23 нче балалар музыка мәктәбе композитор исеме белән аталган, ә Бакыдагы Бәдәлбәйли яшәгән йорт диварында мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Азәрбайҗан ССР халык артистлары Төркем:Азәрбайҗан опера композиторлары Төркем:Азәрбайҗан балет композиторлары Төркем:Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:Азәрбайҗан композиторлары Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Әлифба буенча композиторлар Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:1976 елда вафатлар Төркем:6 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:Бакыда туганнар Төркем:1907 елда туганнар Төркем:19 апрель көнне туганнар