Бу Ташкент рәссамы турында мәкалә, Казан табибы турында моннан укыгыз
Марат Садыйков, Марат Фәйзи улы Садыйков (1945 елның 1 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Бохара ― 2021 елның 1 августы, Үзбәкстан, Чиланзар) ― рәссам-акварельче, график, Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы (2004), 1974 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреатыРәссам Марат Садыйков вафат. Татар-информ, 2.08.2021.
Тәрҗемәи хәле
1945 елның 1 гыйнварында Бохара шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе һөнәри хәрби булган, әнисе ― хуҗабикә. Сеңлесе Флера (Габҗәлилова). Марат шәһәр пионерлар сараена рәсем түгәрәгенә йөри (педагог Вера Викторовна Хан).
1968 елда Дүшәнбедә республика сәнгать училищесын, 1973 елда Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтының (хәзерге Маннон Уйгыр исемендәге Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты, uz) сәнгать факультеты сәнәгать графикасы бүлеген тәмамлаган.
1972 елдан 80 нән артык республика, бөтенсоюз, халыкара, чит ил сәнгать күргәзмәләрендә катнаша.
1974 елдан ― СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1997 елдан ― Үзбәкстан сәнгать академиясенең иҗат берләшмәсе әгъзасы.
1985 елдан башлап Ташкентта, Бохарада, Гиждуванда (Үзбәкстан), Сиэтлда (АКШ), Хельсинкида (Финляндия), Астанада (Казакъстан) һәм башка шәһәрләрдә 25 шәхси күргәзмәсе үткәрелә.
2004 елда Үзбәкстан сәнгать академигы исеме бирелә.
Әсәрләре Мәскәүдәге Көнчыгыш халыклары дәүләт музее, Третьяков галереясендә, Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда, шулай ук АКШ, Россия, Алмания, Финляндия, Италия, Франция һәм Япониядәге галереяләрдә, музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Акварель белән ясаган пейзажларында Бохараны искиткеч ачык йөзле, кунакчыл һәм серле итеп сурәтләгәнЮрий Подпоренко. Волшебная Бухара Марата Садыкова. «Дружба Народов», №2, 2013.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 2000 – Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Гаиләсе Хатыны Людмила, кызы Диана (Садыйковлар) ― рәссамнарРифат Гумеров. Необыкновенный Узбекистан: династия художников Садыковых. uzlit.net, 15.12.2014.
Сылтамалар Волшебная Бухара Марата Садыкова. «Дружба Народов», №2, 2013. Скончался известный художник Марат Садыков. podrobno.uz, 2.08.2021 Рәссам Марат Садыйков вафат. Татар-информ, 2.08.2021 Рифат Гумеров. Династия. Часть 1 (YouTube видео, 20:46)
Искәрмәләр
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Үзбәкстан рәссамнары Төркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары Төркем:Ташкәнт сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре