Зәңгәрсу күкләр () — Казан шәһәрендә урнашкан биек торак комплекс, шәһәрдә биеклеге 120 метрдан артып киткән беренче бина. Совет районында, Альберт Камалеев проспекты һәм Патрис Лумумба урамы киселешендә, Альберт Камалеев проспекты, 1 адресы буенча урнашкан. 2013 елның 29 ноябрендә файдалануга тапшырылган.
Тасвирлама Торак комплексның төзелеше 2006 елда башлана, 2013 елда тәмамланаLazurnye Nebesa. Бина 37 җир өсте катына ия, аларның утыз бише торак һәм икесе техник (19 һәм 37 нче) кат; һәм өч җир асты катларына (аларда парковка урнашкан) ияAzure Skies. Җир өстендә урнашкан беренче ике кат стилобат тәшкил итә. Бинаның типик каты планы 14,4 × 52,4 м киңлектәге ике сегменттан гыйбарәт.
Төзелеш мәйданы — 2230 м² Җир өсте катлары саны — 37 Җир асты катлары саны — 3 Фатирлар саны — 256 Бинаның гомуми мәйданы — 66 912,66 м² — шул исәптән: Фатир катларының гомуми мәйданы — 49 284,42 м² Беренче катның гомуми мәйданы — 1446,18 м² Икенче катның гомуми мәйданы — 1637 м² Техник катларның гомуми мәйданы — 3180 м² Җир асты катларының мәйданы — 11 116,5 м² Гомуми фатир мәйданы — 38 155,55 м² Торак комплекс паркингы — 275 машина Җир асты автостоянкасының гомуми мәйданы — 11 116,5 м² Лифтлар саны — 6Умные лифты
Кызыклы фактлар
Башта проект ике манарадан торган, тик нәтиҗәдә, бер манараны гына калдырырга карар ителгән.
Фото
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Зәңгәрсу күкләр» торак комплексының рәсми сайты Төркем:Казан биналары һәм корылмалары Төркем:Казанның Совет районы