Пробуждение () — Татарстан АССР Зәй районы Төги авыл советына караган, 1980-еллар башында юкка чыккан торак пункт (авыл). География Авыл Батрас елгасының уңъяк кушылдыгы булган Чумарлы инеше ярында, Гулькин авылыннан 5 км, Зәй тимер юл станциясеннән 35 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.107287, озынлык 51.716453 Заинск на карте. Урочище Пробуждение. Демография ХалыкПробуждение. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 1951929110 Төп халык — руслар. Тарих Яңа торак пункт 1929 елда Гулькин, Кече Батрас, Алексеевка авылларыннан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Аларга 273 га сөрүлек һәм башка төрле авыл хуҗалыгы җирләре бүленеп бирелгән. 20 хуҗалыкта 110 кеше яшәгән . Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1931 елда «Пробуждение» (Уяну) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 6 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган). 1930 елга кадәр авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Кузай волостена (Троицко-Юсупкино волосте), 1930 елдан Акташ районына, 1944 елдан Ямаш районына, 1957 елдан яңадан Акташ районына, 1959 елдан Зәй районына, 1962 елдан Әлмәт районына, 1972 елдан яңадан Зәй районына караган. 1950 елда, колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, 3 күмәк хуҗалыктан – «Пробуждение» (Пробуждение), «Большевик» (Гулькин), «Октярьнең 13 еллыгы» (Кече Батрас) бер эреләндерелгән колхоз — «Победа» (Җиңү) төзелә. 1950-еллар ахырында «Победа» эреләндерелгән Энгельс исемендәге күмәк хуҗалыкка (үзәге Алексеевка), 1959 елдан «Рассвет» (үзәге Төги) күмәк хуҗалыгына кушыла. Эреләндерелгән колхозның рәисе булып И. П. Мазанкин, Н. Я. Бабатов эшли«Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 199.. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. 1980-еллар башында, Төги авыл советына караган Водоохранный, Соколка авыллары белән бер вакытта, Пробуждение авылы да яшәүдән туктый История села Тюгеевка (Төги). «Татары без границ». Авыл турында чишмә, тау битендәге зират кына искә төшерә Деревня Тюгеевка, родниковый край. Команда Кочующие, 08.08.2014. Әдәбият Пробуждение. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 195. Сылтамалар Искәрмәләр

Төркем:Зәй районының торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары