Никита Дмитриевич Мазепин (1999 елның 2 марты, Мәскәү, Россия) — «Формула-1» чемпионатында «Хаас» командасы өчен чыгыш ясаучы Россия автоузышчысы.

Тормыш юлы Никита Мазепин 1999 елның 2 мартында Мәскәүдә туа. Эшмәкәр, «Уралхим» компаниясе генераль директоры Дмитрий Мазепинның улы. Мазепинның карьерасы җиде яшендә картингтан башлана. 2011 елдан 2014 елга кадәр KF, KF2, KF3 һәм KFJ классларында төрле картинг ярышларында катнашкан. 2014 елда KF классында CIK-FIA World Championship көмеш призёры була.

2014 елда MRF Challenge Formula 2000 сериясенең лосаль (Катар) этабында катнашып, ачык тәгәрмәчле чемпионатта дебют ясый. Дүрт ярышның икенчесендә икенче урынны ала, барлыгы 36 очко җыя.

2015 елның кышында Мазепин Яңа Зеландияның «Toyota Racing Series» чемпионатында чыгыш ясый, анда шәхси зачётта 18 нче урынны ала. Соңрак Төньяк Европа Формула-Рено 2.0 кубогында «Josef Kaufmann Racing» командасы өчен чыгыш ясый башлый. Узыш этабының берсендә «Ред Булл ринг»та өченче урынны ала, бер сезон эчендә барлыгы 125,5 очко җыя һәм аның нәтиҗәләре буенча уникенче була. Шулай ук «Josef Kaufmann Racing» составында Формула-Рено 2.0 Еврокубогының җиде узышында катнаша, әмма турнирда очко җыя алмый.

2016 елда «HitechGP» командасы составында «Формула-3» Европа чемпионатында тулы сезон уздыра. Анда утыз узышта ун очко җыя һәм шәхси зачётта егерменче була. Моннан тыш, Формула-Рено 2.0 Еврокубогының һәм Формула-3 Бөекбритания чемпионатының берничә узышында катнашкан. Ноябрьдә Макао Гран-прие узышында катнаша: беренче узышта 18 нче урынны ала, икенчесендә финишка барып җитә алмый.

2016 елда Формула-1 «Форс Индия» командасы белән контрактка кул куя. Контракт буенча Мазепин үсеш буенча пилот була. 12 һәм 13 июльдә Сильверстоунда (Бөекбритания) тестларда катнаша, барлыгы 104 әйләнеш уза.

2017 елда «Формула-3» Европа чемпионатында катнашуын дәвам итә. Сезон барышында өч тапкыр подиумга күтәрелә (шуларның икесе — «Ред Булл ринг»та), барлыгы 108 очко җыя һәм шәхси зачётта унынчы урынны ала.

2018 елда Мазепин GP3кә күчә. Барселонада беренче узышта ук беренче урынны ала, аннары «Хунгароринг»та (Модьород, Маҗарстан) беренче узышта, Спа-Франкоршамда (Спа, Бельгия) һәм Яс Маринада (Әбү-Даби, БГӘ) икенче узышта җиңә. Сезон эчендә сигез тапкыр подиумга күтәрелә, 198 очко җыя һәм чемпионатның көмеш призёры була.

2019 ел сезоныннан «ФИА Формула-2»дә чыгыш ясый. 2020 елда ике җиңү яулый (тагын бер ярышта штраф аркасында җиңүдән мәхрүм ителә). Нәтиҗәдә, 164 очко җыя һәм шәхси зачётта 5 нче урынны ала.

Формула-1

2020 елның 1 декабрендә Мазепинның 2021 елда «Формула-1» чемпионатында «Хаас» командасы пилоты булуы игълан ителә. Аның команда буенча партнёры Мик Шумахер (җиде тапкыр дөнья чемпионы Михаэль Шумахерның улы) була. Никита 9 номерын үзенең даими узыш номеры итеп сайлый#9 – номер машины Никиты Мазепина. Мазепин допингка каршы санкцияләр белән бәйле рәвештә нейтраль спортчы статусында чыгыш ясыйМазепин лишился российского флага. Санкции добрались и до «Формулы-1».

Үзенең дебют ярышында Мазепин өченче борылышта болид өстеннән контрольне югалтып, беренче әйләнештә һәлакәткә юлыгаВидео: авария Мазепина в дебютной гонке в Формуле-1. 2021 елда Бельгия Гран-приенда икенче әйләнештә иң тиз әйләнеш күрсәтә (3.18,016)Мазепин показал быстрейший круг на «Гран-при Бельгии»; әмма рәсми нәтиҗәләр ярышның беренче тулы әйләнеше тәмамланганнан соң алынган һәм, нәтиҗәдә, Мазепинның иң тиз әйләнеше гамәлдән чыгарылганФерстаппен может получить дополнительные пол-очка за лучший круг в гонке Гран-при Бельгии.

2021 елның 18 июлендә «Хаас» башлыгы Гюнтер Штайнер Мазепинның 2022 елда Америка командасы өчен чыгыш ясавын дәвам итәчәген хәбәр итәГлава "Хааса" подтвердил, что Мазепин продолжит выступать за команду в сезоне-2022.

2021 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының глобаль процесслар факультеты бакалавриатын тәмамлыйНИКИТА МАЗЕПИН ХОЧЕТ РАБОТАТЬ ПО СПЕЦИАЛЬНОСТИ ПОСЛЕ УХОДА ИЗ ГОНОК.

Чыгышлар нәтиҗәләре СезонСерияКомандаУзышҖиңүПоулларИң яхшы әйләнешПодиумнарОчколарУрыны2014/15MRF Challenge Formula 20004000136102015Формула-Рено 2.0 ЕврокубогыJosef Kaufmann Racing700000—Формула-Рено 2.0 Төньяк Европа кубогыJosef Kaufmann Racing160001125.512Toyota Racing SeriesETEC Motorsport160000304182016Формула-3 Бөекбритания чемпионатыCarlin310015123Формула-3 Европа чемпионатыHitechGP3000001020Формула-Рено 2.0 ЕврокубогыAVF by Adrián Vallés40000516Макао Гран-приеHitechGP10000——Формула-1Форс Индиятест/резерв пилот2017Формула-3 Европа чемпионатыHitech GP30001310810Формула-1Форс Индиятест/резерв пилот2018GP3ART Grand Prix1841581982Формула-1Форс Индиятест/резерв пилот2019ФИА Формула-2ART Grand Prix22020011182019-20Формула-3 Азия чемпионатыHitech Grand Prix15100418632020ФИА Формула-2Hitech Grand Prix24202616452021Формула-1Uralkali Haas F1 Team140000021

«Формула-2» СезонКоманда123456789101112131415161718192021222324УрыныОчколар2019ART Grand PrixБАХ ГОНБАХ СПРБАКГОНБАКСПРКАТ ГОНКАТ СПРМОН ГОНМОН СПРЛЕК ГОНЛЕК СПРРБР ГОНРБР СПРСИЛ ГОНСИЛ СПРХУН ГОНХУН СПРСПА ГОНСПА СПРМНЦ ГОНМНЦ СПРСОЧ ГОНСОЧ СПРЯСМ ГОНЯСМ СПР18112020Hitech Grand PrixРБР1 ГОНРБР1 СПРРБР2 ГОНРБР2 СПРХУН ГОНХУН СПРСИЛ1 ГОНСИЛ1 СПРСИЛ2 ГОНСИЛ2 СПРКАТ ГОНКАТ СПРСПА ГОНСПА СПРМНЦ ГОНМНЦ СПРМУГ ГОНМУГ СПРСОЧ ГОНСОЧ СПРБАХ1 ГОНБАХ1 СПРБАХ2 ГОНБАХ2 СПР5164

«Формула-1» СезонКомандаШассиДвигатель12345678910111213141516171819202122УрыныОчколар2019Uralkali Haas F1 TeamHaas VF-21Ferrari 065/6 1,6 V6TБАХЭМИПОРИСПМОНАЗЕФРАШТИАВТВЕЛВЕНБЕЛНИДИТАРОФТУРАКШМЕХСАПСАУАБУ210

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1999 елда туганнар Төркем:2 март көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары