Эмиль Мусин (2 март 1968 ел) — журналист, 2006 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2011)Вручены премии имени Шагита Худайбердина. Правительство Республики Башкортостан. Официальный сайт. 19.10.2011 , 2001 елдан «Туймазинский вестник» иҗтимагый-сәяси газета хезмәткәре.
Биографиясе Эмиль Марат улы Мусин 1968 елның 2 мартында Үзбәк ССРның Кашкадарья өлкәсе Шәһресәбз шәһәрендә туган. 1992 елда «Филолог. Журналист» һөнәрләре буенча Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда Кызыл Кама районында нәшер ителгән «Земляки» журналында социаль тормыш бүлеге хәбәрчесе булып башлый. Аннары Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәренең гомуми иҗтимагый-сәяси гәзите «Белебеевские известия»дә иҗтимагый-сәяси бүлек хәбәрчесе була.
1994 елда Бәләбәйдә муниципаль телекомпания оештыра һәм аның белән 1997 елга кадәр җитәкчелек итә.
Дүрт ел (1997-2001) Бәләбәй гимназиясендә тарих укытучысы булып эшләгәннән соң, Туймазы шәһәре һәм районының «Туймазинский вестник» иҗтимагый-сәяси гәзитенә чакырыла һәм бүген дә шунда эшли, икътисад бүлеге хәбәрчесе, икътисад һәм хокук буенча күзәтүче.
Кайбер мәкаләләре
Либерально-протестный нигилизм в соцсетях Башкирии достиг абсурда. Сетевое издание «Общественная электронная газета». 16 июля 2020 года
Казанышлары 2019 елда дөнья күргән материаллары белән республика конкурсында катнашып, «Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен иң яхшы яктырту» номинациясендә 3-нче урын яулаганВ Уфе в честь Дня российской печати наградили лучших журналистов. ИА «Башинформ», 12 января 2020 года.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2011) «Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен иң яхшы яктырту» республика конкурсы җиңүчесе (3-нче урын; 2020).
Искәрмәләр
Чыганаклар
Мусин Эмиль Марат улы — Башкорт энциклопедиясе
Сылтамалар
Пресс-служба Правительства Республики Башкортостан 19.10.2011.Вручены премии имени Шагита Худайбердина. Правительство Республики Башкортостан.Официальный сайт. 10 октябрь 2016 сыналган. Кугарчинская централизованная библиотечная система. Официальный сайт. Лауреаты премии им. Ш.Худайбердина Сетевое издание «Общественная электронная газета». Официальный сайт. // Люди // Мусин Эмиль
Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан укытучылары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:1968 елда туганнар Төркем:2 март көнне туганнар