Демна Гвасалия (; 1981 елның 25 марты, Сухум, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан дизайнеры, Vetements брендын уйлап табучы, 2015 елдан башлап Balenciaga мода йортының креатив директоры.

Тормыш юлы Демна Гвасалия 1981 елның 25 мартында Гөрҗи ССРның Сухум шәһәрендә туа. Гвасалияның әтисе — гөрҗи, әнисе — рус. 1997 елдан халыкара икътисадны өйрәнә. 2001 елда университетны тәмамлый һәм гаиләсе белән Дүсселдорфка күчәJo Ellison (September 20, 2019) Demna Gvasalia: the activist at Balenciaga Financial Times.. Соңрак Антверпенга күчеп килә, анда Патша сәнгать академиясенә укырга керә һәм аны 2006 елда кием дизайны өлкәсендә магистр дәрәҗәсе белән тәмамлый.

Карьера Maison Margiela һәм Louis Vuitton әйдәп баручы дизайнеры булган. 2014 елда Vetements Париж брендын барлыкка китерә“I Didn’t Want to Be the Guy Just Making Hoodies and Ripped Jeans”: Demna Gvasalia on Being a Fashion Disruptor Brooke Bobb, Vogue, October 12, 2017. Vetements брендының исеме француз теленнән тәрҗемә иткәндә «кием» () дигәнне аңлата.

Хәзерге вакытта Balenciaga брендының креатив директоры булып тора. 2014 елдан Vetement компаниясенең баш дизайнеры була, әмма 2019 елның көзендә үзенең китүе турында хәбәр итә.

2018 елда The Fashion Awards премиясе иясе була.

2021 елда экранга «Төньяк җил» фильмы чыга, анда дизайнер Рената Литвинованың героинясы өчен костюм буенча рәссам сыйфатында чыгыш ясый. 2021 елның августында Гвасалия Канье Уэст белән хезмәттәшлек итә. «Мерседес-Бенц Стэдиум»да узган Канье Уэстның «Donda» альбомын тәкъдир итүнең креатив директоры булаДемна Гвасалия будет креативным директором презентации альбома Канье Уэста Donda.

Шәхси тормыш 2017 елдан башлап электрон музыкант Лоик Гомес (BFRND тәхәллүсе астында билгеле) белән никахта тора .

Искәрмәләр

Төркем:Сухумида туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1981 елда туганнар Төркем:25 март көнне туганнар Төркем:Тбилиси дәүләт университетын тәмамлаучылар