|стиль_изображения = |подпись = һәлакәткә очраган L-410 тибындагы очкыч |стиль_подписи = |стиль_заголовков = background-color:#0066FF; width:600px;color:white; |стиль_меток = background: #eee; text-align: center; width:100px; |стиль_текста = text-align: center; |заголовок1 = Гомуми мәгълүмат |метка1 = |текст1 = |заголовок3 = |метка3 = Дата |текст3 = 10 октябрь, 2021 ел |заголовок4 = |метка4 = Вакыт |текст4 = 09:11 Мәскәү вакыты |заголовок6 = |метка6 = Афәт төре |текст6 = Идарә итүче очкычта җир белән бәрелешү |заголовок7 = |метка7 = Сәбәп |текст7 = сул двигательнең төзек булмавы |заголовок8 = |метка8 = Урын |текст8 = Россия, Татарстан, Минзәлә |заголовок9 = |метка9 =Үлүчеләр |текст9 = 16 |заголовок10 = Очкыч |метка10 = |текст10 = |заголовок11 = |метка11 =Очкыч төре |текст11 = L-410 |заголовок12 = |метка12 =Aвиаширкәт |текст12 = ДОСААФ |заголовок13 = |метка13 = Борт номеры |текст13 = RF-94591 |заголовок14 = |метка14 =Очып китү урыны |текст14 = Минзәлә, , |заголовок15 = |метка15 =Очып килү урыны |текст15 = Минзәлә, , |заголовок16 = |метка16 =Рейс |текст16 = |заголовок17 = |метка17 =Чыгарылу вакыты |текст17 = 1987 ел, апрель |заголовок18 = |метка18 =Юлчылар саны |текст18 = 20 |заголовок19 = |метка19 =Экипаж саны |текст19 = 2 |заголовок20 = |метка20 =Исән калганнар |текст20 = 6 }} Минзәләдә L-410 һәлакәте () – Татарстанның Минзәлә шәһәрендә 2021 елның 10 октябрендә булган авиаһәлакәт. Җирле аэродромнан очып китүгә, Россия ДОСААФы карамагындагы L-410 очкычы биеклекне югалта һәм җиргә төшеп бәрелә. Бортта 22 кеше (20 парашютчы һәм 2 экипаж әгъзасы) булган. Алтысы исән калган. Очкыч Җиргә төшеп бәрелгән очкычның RF-94591 борт номеры булган. 1987 елның апрелендә эшләнгән булган. 1987 елда ССРБ , аннары Россия ХҺК тарафыннан кулланылган булган, 2004 елның гыйнварында РФ ДОСААФына бирелгән. Очучылар Һәлакәт нәтиҗәсендә һава судносы командиры 60 яшьлек Михаил Беляев һәлак булган Татарстанда һәлакәткә очраган L-410 очкычы очучыларының фотосурәтләре. Рен ТВ, 2021-10-10. Шулай ук корбаннар арасында аның хезмәттәше, 61 яшьлек пилот Александр Зыков та бар. Һәлакәт Очкыч һавага күтәрелү белән биеклекне югалта башлый. Мәскәү вакыты белән 09:11 сәгатьтә җиргә төшеп бәрелгән. Бәрелү нәтиҗәсендә очкычның фюзеляжы һәм канатлары җимерелгән. Тикшерү
РФ Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе һәлакәт факты буенча тикшерү эшен башлап җибәргән. Мәскәү вакыты белән 9:05 тә самолет очып китә. 70 метр биеклектә пилотлар сул двигательнең эшләүдән баш тартуын хәбәр итә һәм мәҗбүри утыртуны сорый. Төшкәндә, очкыч «Газель» машинасына бәрелә, шуннан соң һава судносы әйләнеп төшә. Һәлакәтнең сәбәбе – бортка артык йөк алу яки бер двигательнең эштән чыгуы булырга мөмкин. Фаҗигагә китергән сәбәп Авария хәлендә очкычны җиргә утырту вакытында тарту көче (тяга) җитмәү сәбәпле, очкыч җимерелгән. «Үзьязгычларның (самописцы) беренчел расшифровкасы сул двигательнең төзек булмавы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Көч җайланмасының тотрыклы эшләмәве сәбәпле, очкычны авария хәлендәге утырту вакытында тарту көче (тяга) җитеп бетми. Утыртуга кергәндә, очкыч сул бортына ава. Очкыч 180 градуска борылыш ясый, аннары ул җиргә бәрелә». Үзьязгычларның мондый мәгълүматы очучыларның хатасы һәм очкыч канатының утырту мәйданчыгында «Газель» йөк машинасы белән бәрелеше турындагы версияне кире кага Названа основная версия авиакатастрофы с парашютистами в Татарстане. Интерфакс, 13.10.2021. Корбаннар Һәлакәткә очраган L 410 самолетында Россия Федерациясенең 7 төбәгендә яшәүчеләр булган. Уфадан парашютчылар ― 6, аларның дуртесе һәлак булган, Йошкар-Ола, Ульяновск, Киров өлкәсеннән ― берәр кеше, алар исән калган. Удмуртиядән ― өч кеше, аларның икесе һәлак булган, 9 ы — Татарстаннан ― барысы да һәлак булган. Шулай ук Чиләбедә яшәүче бер ир-ат вафат булган. Исән калганнарның яралары, нигездә, сыну белән бәйле В потерпевшем крушение в РТ самолете были жители 7 регионов РФ. business-gazeta.ru, 10.10.2021. Коткару эшләре Һәлакәт урынында коткару эшләре башлана һәм тиз тәмамлана. Аларда барлыгы 47 кеше һәм 15 берәмлек техника катнаша. Җиргә бәрелгән очкычка янып китәргә ирек бирелми кала. Юрий Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәге Минзәлә аэроклубы белән самолет һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү вакытында хезмәттәшлекне туктатып тора. Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Мәскәүгә дәвалану өчен җибәрү планлаштырыла. Россия ДОСААФы L-410 тибындагы барлык очкычлары очышын туктатып тора. Фаҗигагә мөнәсәбәт Азәрбайҗанның Тышкы эшләр министрлыгы очкыч һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерә. Төркия Тышкы эшләр министрлыгы L-410 һәлакәтенә бәйле рәвештә Россиягә кайгы уртаклашу белдерә Турция выразила России соболезнования в связи с крушением L-410. Рен-ТВ, 10.10.2021. Кытай Рәисе Си Цзиньпин Россия президенты Владимир Путинга һәлакәт уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган. Казакъстан президенты Касыйм-Юмарт Тукаев Владимир Путинга телеграмма юллаган, ул кайгы уртаклашкан һәм һәлакәттә зыян күрүчеләрнең тиз арада терелүенә өмет белдергән. Кыргызстан президенты Садыр Жапаров Владимир Путин исеменә фаҗигадә һәлак булган кешеләр өчен кайгы уртаклашып телеграмма җибәргән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәлакәт булган урынга килә. 11 октябрьдә Татарстанда матәм көне игълан ителә. РФ МЧС ының Superjet 100 самолеты зыян күрүчеләрне Мәскәүгә илтү өчен Яр Чаллыга оча. Бортта Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре буенча министрының беренче урынбасары Александр Чуприян бар. 11 октябрьдә Татарстан хакимияте һәлакәттә һәлак булганнарның гаиләләренә — 1 миллион сум, зыян күрүчеләргә 400 мең сум күләмендә акча түләү турында карар имзалаган. Моны да карагыз Минзәлә аэродромы Искәрмәләр
Төркем:2021 ел Төркем:10 октябрь Төркем:Авиаһәлакәтләр Төркем:Татарстанда авиаһәлакәтләр Төркем:Минзәлә