1. Максат. Склераль басуны туры булмаган офтальмоскопиядән соң гына башкаралар. Төп максат - экватор алдындагы челтәркатлау перифериясенең карау почмагын арттыру (рәс. 1.10); склераль басу шулай ук динамик күзәтүгә мөмкинлек бирә.
2. Техника а) 12 сәгать ноктасында тешле сырны тикшерү өчен авыруга аска карарга кушалар, ә склераль басуны өске кабак аша тарзаль тәлинкә кырые буенча башкаралар (рәс.1.11а);
б) авыруга өскә карарга кушалар һәм басуны орбитаның өске гөмбәзе астына күз алмасына параллель күчерәләр (рәс. 1.11б);
в) табиб карашын линза һәм басу юнәлеше белән берләштерә;
г) кечкенә батынкылык уры барлыкка килә, аннан соң басуны күрше өлкәдә дәвам итәләр (рәс. 1.11в).
NB Басуны һәрвакыт орынма буенча күз алмасына юнәлтергә кирәк, чөнки перпендикуляр басым авырттырырга мөмкин.
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Офтальмология