Әхмәт Юзбеков - Биология фәннәре докторы,М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты профессоры, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре.

Биография Юзбеков Әхмәт Кадимали улы 1952 елда Дагстан Республикасының Хив авылында туган Әтисе - дәүләт хезмәткәре, тарихчы; әнисе - хуҗабикә.

1974 елда Ленинград (Санкт-Петербург) дәүләт университетының биология һәм туфрак фәннәре факультетын тәмамлый. "Иң яхшы квалификация эше" конкурсында диплом эше Ленинград университетлары арасында I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә (Ленинград, 1974).

1979 елда Ленинград университетының үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе кафедрасында аспирантура тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый; биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1994 елда Украина Фәннәр академиясенең үсемлек физиологиясе һәм генетикасы институтында докторантура тәмамлый ( Киев), докторлык диссертациясен яклый; биология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1996 ел - профессор исеменә лаек була.

1996 - Нью-Йорк Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы исеменә лаек була.

1996 елдан Экология һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге халыкара фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

1979-2005 елларда фәнни хезмәткәр вазыйфаларында эшли, доцент, профессор, биология кафедрасы мөдире, биология факультеты деканы .

2005—2015 елларда М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биология факультетының гомуми экология кафедрасының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре .

2015—2019 елларда гомуми экология кафедрасы профессоры; хәзерге вакытта - М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биология факультетының Экология һәм үсемлекләр географиясе кафедрасы профессоры. .

Фәнни эшчәнлеге Ә. К. Юзбеков - экология өлкәсендә танылган белгеч:

140 тан артык фәнни һәм укыту-методик эшләр авторы.

Ике монографиясе басылган:

1.«Мониторинг потоков парниковых газов в природных экосистемах» (автордаш, 2017);

2. «Экономическое регулирование воздействий производственной деятельности на окружающую среду: проблемы и решения» (2019).

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә патентларга ия.

Искәрмәләр (үзгәртү)

Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар