Дальверзин-Тепе, Дальверзинтепа () — Үзбәкстанның көньягында урнашкан борынгы шәһәрлек. III—IV гасырларда ул Кушан патшалыгының эре сәүдә-һөнәр шәһәрләренең берсе. VI—VII гасырларда патшалыкның башкаласын Бедрач шәһәрлегенә күчергәч бөлгенлеккә килгән.

Фәнни экспедицияләр 1967 елдан бирле шәһәрлекне Пугаченкова Галина Анатолий кызы идарәсе астында Үзбәк ССР сәнгать белеме экспедициясе тарафыннан өйрәнелгән булган. Тасвирлама Дальверзин-Тепе цитадельдән, турыпочмаклы формадагы шәһристаннан һәм шәһәр янкормасыннан тора. Казулар барышында һөнәр һәм чүлмәк ясау остаханәләре табылган булган. 1972 елда алтын беләзекләр, алкалар, асма бизәкләр һәм борынгы зәркән осталарының башка эшләнмәләре белән хәзинә табылган булган. Йорт стеналарында рәсемнәр эллинистик дөнья йогынтысын чагылдыра, аларда шулай ук сак-сармат кабиләләре өчен хасиятле «җәнлек стиле» элементлары эзләре бар. Алар арасында борынгы һинд язмасы да сакланып калган. Ике Буддачылык гыйбадәтханәсе (III—IV гасыр) дә өйрәнелгән булган; Дальверзин-Тепе үзәгендә урнашкан аларның берсендә, Будда сурәте белән гипстан һәм балчыктан берничә төрле төстәге пот табылган булган. Безнең көнгә кадәр барып җиткән иң борынгы шахматлар II гасыр белән даталана. Алар Кушан патшалыгы башкаласы Дальверзинтепа казулары вакытында табылган булган. Болар фил һәм зебу үгезенең миниатюр сынчыклары.Сыртыпова С.-Х. Д. Об обнаружении средневековых монгольских шахмат на Северном Кавказе // Ориенталистика. Том 1, № 1 (2018). Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Пугаченкова Г.А., Из недавних открытий в Южном Узбекистане (к проблемам Бактрийской городской культуры) // Памятники культуры: новые открытия, М., 1975. Дальверзинтепе – кушанский город на юге Узбекистана. Таш., 1978. Античные и раннесредневековые древности Узбекистана, Таш., 1989. Сылтамалар

Дальверзин-Тепе в «Энциклопедии Ираника» (онлайн)

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Үзбәкстан тарихы Төркем:Буддизм Төркем:Үзбәкстанның археология объектлары Төркем:Сөрхандәрья өлкәсе