Тәнзилә Килдебәкова (15 март 1939 ел — 2 март 2015 ел), тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (1987), профессор (1990). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003).

Биографиясе Тәнзилә Әсхәт кызы Килдебәкова 1939 елның 15 мартында Уфа шәһәрендә туган.

1961 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый.

1965—1967 елларда Стәрлетамак педагогия институтында эшли.

1977—1978 елларда Монголиядә Улан-Батор университетында укыта.

1990—1995 елларда Башкорт дәүләт университетының гомуми һәм чагыштырма‑тарихи тел гыйлеме кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: функциональ лингвистика, когнитив лингвистика, лексикография, контрастив лингвистика. Ул функциональ грамматика, тел функцияләре һәм номинация типологиясе мәсьәләләрен өйрәнгән; дөнья тел картинасын чагылдырган мохитләрнең функциональ‑семантик теориясе һәм когнитив сүзлектә рус теле, башкорт теле, инглиз теле, француз теле мисаллары нигезендә тел материалын җыю һәм бирү принципларын эшләгән.

«Рус теленең функциональ‑когнитив идеографик сүзлеге» («Функционально-когнитивный идеографический словарь русского языка», 2 бүлектә, 2007), «Рус теленең функциональ‑когнитив сүзлеге (Дөнья тел картинасы)» [«Функционально‑когнитивный словарь русского языка (Языковая картина мира)», 2011-13] проектының авторы һәм төп төзүчесе (Г. В.Гафарова белән бергә).

Утыздан артык ике телле (урысча‑башкортча, урысча‑инглизчә, урысча‑французча) когнитив сүзлекләр авторы.

Гыйльми хезмәтләре

Когнитивные аспекты лексической системы языка. Уфа, 1998 (авторд.). Теоретические основы и принципы составления функционально-когнитивного словаря. Уфа, 2003 (авторд.). Функциональный аспект словообразования русского языка. СПб., 2007 (авторд.). 200‑дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән вузлар өчен дәреслекләр һәм уку әсбапларыКилдебәкова Тәнзилә Әсхәт ҡыҙы

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесее (1999). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003).

Шулай ук кара

Проект:Башкорт ДУ/Исемлек

Искәрмәләр

Чыганаклар

Килдебәкова Тәнзилә Әсхәт кызы

Сылтамалар

БДУ-ның Мактаулы профессорлары һәм докторлары

Төркем:Фән докторлары Төркем:Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2015 елда вафатлар Төркем:2 март көнне вафатлар Төркем:Уфада туганнар Төркем:1939 елда туганнар Төркем:15 март көнне туганнар