Леонид Петрович Зверев (1935 елның 15 феврале, Свердловск — 2012 елның 19 декабре, Екатеринбург) — совет һәм Россия галиме, каты җисем физикасы өлкәсендә педагог, фәнне оештыручы, физика-математика фәннәре докторы (1983), профессор (1984), Урал дәүләт университетының мактаулы профессоры (2005).
Тормыш юлы Леонид Зверев 1935 елның 15 февралендә Свердловск шәһәрендә туа.
1953—1958 елларда Урал дәүләт университетының физика-математика факультетында белем ала. 1958—1961 елларда Урал дәүләт университетының (УрДУ) физика-математика факультетында аспирантурада укый.
1961 елдан Урал дәүләт университетының физика факультетында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: 1961—1984 елларда — ассистент, өлкән укытучы һәм доцент булып эшли, бер үк вакытта 1963—1984 елларда — Ярымүткәргеч техникасының мәсьәләле лабораториясе мөдире. 1984—2007 елларда, егерме өч ел дәвамында — ярымүткәргечләрне оптикалау һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдиреУральский государственный университет в биографиях / авт. биогр. ст.: Т. Я. Андреева и др.; сост. В. А. Мазур ; редкол.: В. В. Блажес. — 3-е изд., испр. и доп. — Екатеринбург: Изд-во Уральского ун-та, 2010. — 613 с. — ISBN 978-5-7996-0550-6.
1988 елдан, педагогик эштән тыш, фәнни-тикшеренү эше белән дә шөгыльләнә: 1988 елдан 2004 елга кадәр Урал дәүләт университеты каршындагы Физика һәм гамәли математика фәнни-тикшеренү институтына нигез салучы һәм алыштыргысыз җитәкче булып тора.
1963 елда «Бакыр закисе кристаллындагы экситон халәтләрне өйрәнү» темасына физика — математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. 1984 елда математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1984 елда Л. П. Зверевка профессор гыйльми исеме бирелә , 2005 елда — УрДУ мактаулы профессоры мактаулы исеме.
150 дән артык фәнни эш, шул исәптән берничә монография авторы, уйлап табуларга егерме таныклык һәм патент авторы була. Аның җитәкчелегендә унөч фән кандидаты һәм докторы әзерләнгән.
2012 елның 19 декабрендә Екатеринбургта вафат була. Широкореченск зиратында җирләнгән.
Хезмәтләр Төп чыганак:
Цветовые измерения в космосе / Л. П. Зверев, И. Г. Овечкин, О. О. Рюмин и др.; под общ. ред. О. О. Рюмина. — М.: Машиностроение, 1996. — 174 с. — ISBN 5-217-01977-8
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены (1986); «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1979).
Искәрмәләр
Әдәбият
Уральский государственный университет в биографиях / авт. биогр. ст.: Т. Я. Андреева и др.; сост. В. А. Мазур; редкол.: В. В. Блажес. — 3-е изд., испр. и доп. — Екатеринбург: Изд-во Уральского ун-та, 2010. — 613 с. — ISBN 978-5-7996-0550-6
Сылтамалар
Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Екатеринбурда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2012 елда вафатлар Төркем:19 декабрь көнне вафатлар Төркем:Екатеринбурда туганнар Төркем:1935 елда туганнар Төркем:15 февраль көнне туганнар Төркем:Урал дәүләт университетын тәмамлаучылар