Сыгылмалы псевдоксантома — тире, күз тукымасы һәм йөрәк-тамыр системасының сыгылмалы җепселләренең таркалуы, дегенерациясе һәм көчәюче кальцификациясе (рәс. 24.13а) белән сыйфатланган тоташтыргыч тукыманың нәселле формасы. Чирнең 4 төре бар, бу очракларда күзнең төрле дәрәҗәсендә зарарлануы була.

1.   Доминантлы 1 төр

•      Тирегә «йонсыз тавык» күренешен бирүче вак саргылт папулалар яки төерчәләр, ешрак муен тиресендә (рәс. 24.13б), култык асты чокырында, терсәк бөгелмәсендә, касык һәм кендек яны өлкәләрендә урнаша.

•      Зарарланган тире әкренләп асылынып төшә (рәс. 24.13в), юкара һәм тиз яралана торган була.

•      Артерияләр һәм йөрәкнең медиа һәм интиманың сыгылмалы җепселләр кальцификациясе бөер артерияләре стенозына, алмашучан аксаклыкка һәм митраль каплавыч пролапсына китерә.

•      Аслайланың уалучан кальцификацияләнгән тамырлардан кан китү өчен ашказаныннан кан агу.

•      Сидек чыгару юллары яки баш мие тамырларыннан вакыт-вакыт кан савулар.

•      Калын ангиоидлы сырлар (Groen-blad-Strandberg синдромы).

2.     Доминантлы 2 төр

•      Тире папулалары кимрәк, алар доминантлы 1 нче төр белән чагыштырганда яссырак.

•      Тиренең гиперсыгылмалыгы һәм югары готик аңкау.

•      Уртача чагылган ангиоидлы сырлар һәм зәңгәр күз агы.

3.     Рецессивлы 1 нче төр

•      Тире үзгәрүләре доминантлы 1 төрдәге кебек.

•      Тамырларның уртача чагылган зарарлануы, ләкин еш ашказаны кан агулары.

•      Уртача чагылган ангиоидлы сырлар.

4.     Рецессивлы 2 нче төр

•      Тиренең таралган авыр зарарлануы.

•      Системалы өзлегүләр юк.

•      Ангиоидлы сырлар.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар