Гәрә () — Тере Танып елгасының уң кушылдыгы.

Тәтешле районы Юрмиязбаш авылы көнчыгышка таба 2,5 км еракта башлана. Төньяк-көнбатыштан көньяк көнчыгышка таба ага, Гәрәбаш авылы янында юнәлешен көньяк көнбатышка үзгәртеп, алга таба Тәтешле, Яңавыл, Борай, Калтасы районнары буйлап ага һәм Тере Танып елгасы (тамагыннан 74 км ерак арада) коя. Озынлыгы 73 км, бассейн мәйданы 886 км². Башлыча кар сулары белән туена. Тамагында уртача еллык су чыгымы 1,5 м³/с. Бассейнының рельефы тигез. Ландшафтлары урман соры тупрагында, кәсле көлсу һәм кара тупракта үскән кара ылыслы-киң яфраклы, нарат урманнарыннан, сазлыклардан, болынлы далалардан һәм коры болыннардан тора. Елгада Тәтешле районы Кашкак авылы тирәсендә сусаклагыч төзелгән. Иң зур кушылдыклары: Урман Гәрә, Вәрәш, Исәнбай (барысы да — уң яктан).

Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100026121 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102612 Бассейн коды — 10.01.02.016 ГӨ буенча — 11 ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр

Сылтамалар Башкорт энциклопедиясе РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты

Төркем:Башкортстан елгалары