«Курай радиосы» — Татарстан Республикасында 1996 елдан эшләүче беренче хосусый татар радиостанциясе. Казанда һәм чиктәш районнарда 73,97 FM (4,05 УКВ) ешлыгында тәүлек буе эшли. Радиода төрле тематикалы күңел тапшыруларыннан башлап җитди әңгәмәләргә кадәр тапшыруларны, татар, чит ил һәм Русия популяр музыкасы тыңлап була.

Тарихы Рус телле БИМ-радио хуҗалары 1996 елда БИМ-нан бушаган УКВ ешлыгында татарча радиостанция ясарга булалар. Офис Социалистик шәһәрчектә бер бинанын подвалында урнашкан була.Вячеслав Долгополов, «БИМ-радио»: «Как «казанский феномен» противостоит московским олигархам» Радиостанцияне Марат Сәлимуллин җитәкли, музыкаль редактор һәм беренче диджей — УНИКСта татарча дискотекалар алып баручысы Нур Алиев. Алар алып баручыларны кабул итәләр. Иң беренче коллективны Фәрит Галимуллин (Гали Урманов), Рәмис Адиятуллин (Мостафа Маликов), Ришат Хәмидуллин (Сәет Әминов, псевдонимнар) тәшкил итәләр. Соңрак аларга Айгөл Сәлман, Гыймранова (Алтынай), Чулпан Нәбиуллина (Йолдыз Әхмәт), Энҗе Шәйхетдинова (Камилә Шәйхи), Сәрия Тукаева кушылалар.“Курай” звучит круглые суткиГөлназ Дәүләтшина, Рөстәм Юнысов (Габдрәхим), Сылу Хәмзина, Алмаз Миргаязов (Әмир Исламов) та «Курай»да эшләп танылалар.

Радионың эфирга беренче чыгуы Суверенитет көненә планлаштырыла, ләкин ул иртәрәк, 1996 елның 23 августында тыңлаучыларга тапшыруларын ирештерә башлый.

Чыгу ешлыгы Курай радиосы 1996 елдан башлап бер үк УКВ ешлыгында 73,9 МГц чыга. УКВ (УКВ-1) диапазоны (66-74 МГц) ССРБда киң кулланыла. 1991 елдан соң ул диапазонны тотучы алгычлар ясалмый, шуңа күрә радионың аудиториясе елдан-ел кими. «Курай»ның яшәү дәверендә FM (УКВ-2) дулкыннарына (88-108 МГц) күчерү омтылышлары ясала. Ешлыкларны бүлү буенча федераль комиссияләрендә ун тапкырдан да ким түгел гариза тапшырыла, ләкин «Курай» анда бер тапкыр да ота алмый.Тәртипкә яңа ешлык алу буенча Петиция

Сылтамалар Рәсми сайт Радионы онлайн тәртиптә тыңлау “Курай” радиосы FM ешлык өчен көрәшен дәвам итә «Курай» радиосы хуҗасы: 1996 елдан бирле табышсыз эшлибез

Төркем:Әлифба буенча радиостанцияләр К Төркем:Татарстан радиокомпанияләре Төркем:1996 елда нигезләнгән оешмалар