Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре (ингл. Harry Potter and the Deathly Hallows) — Джоан Роулингның Гарри Поттер турында романнар сериясенең соңгы, җиденче китабы.
Роман чыгуы Джоан Роулинг бу китапны 2007 елның 11 гыйнварында Эдинбург каласында язып бетерде. Роман дөньяга 2007 елның 21 июлендә чыгачак дип игълан ителде. Ләкин бу датага биш көн кала, интернетта шушы китапның фотога төшерелгән һәм копия ясалган сәхифәләре чыкты http://mobbit.info/item/2007/07/18/novyi-garri-potter-yzhe-v-seti-fotografii-stranic. Билгеле булганча, бу DeepDiscount.com интернет-кибете 1200 данә китапны алдан сатып җибәрүе нәтиҗәсендә булды.
Китап күп телләрдә чыккан, ләкин татар теленә тәрҗемә ителмәгән.
Кызыклы фактлар Китапның сатуы башлангач, тәүлек эчендә 3 миллион данә китап сатылды. Тиз укучы Энн Джонс бу китапны бары тик 47 минут эчендә укып чыкты. Үзенең бер интервьюсында Роулинг тиздән Гарри Поттер турында тагын бер китап чыгарга мөмкин дип әйттеDaily Mail: JK Rowling drops hints of possible eighth Harry Potter book.
Моны да карагыз Гарри Поттер турындагы романнар сериясе Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре (фильм)
Искәрмәләр
Сылтамалар Автор сайты
Төркем:Гарри Поттер