Гади колмак (лат. Humulus lupulus) — киндерчәләр төркеменә кергән үсемлекләр. Төзелеш thumb|right|Гади колмакның төзелеше Икеөйле үләнчел үсемлек. Сабагы озын, өскә таба сәгать теле уңаена үрелеп үсә. Яфраклары капма-каршы урнашкан, өч япле. Ата чәчәклекләр катлаулы себерке формасында. Ана чәчәклекләр күркәсыман, җимеш янында лупулинлы бизләр бар. Җимеше - спиральгә чорналган яралгылы чикләвек.

Химик составы Төп актив матдәләре: хумулин, ачылыклар, полифеноль кушылмалар, эфир майлары.

Кулланылу Медицинада Йомшак тынычландыру үзлегенә ия. Вадокордин, Ново-Пассит, Корваодин, Седавиь, Уролессан һ. б. дарулар составына керә.

Биологик актив өстәлмәләр составына керә.

Составында фитоэстроген (эстроген - хатын-кыз гормоны) - 8-перилнарингинин бар.

Җитештерүдә

Сыра ясауда ис һәм тәм керткеч буларак.

Бүтән өлкәләрдә Салатлар ясаганда.

Декоратив үсемлек буларак.

Искәрмәләр

Төркем:Киндерчәләр Төркем:Африка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Төньяк Америка флорасы