thumb|Android операцион системасын кулланучы Samsung смартфоны thumb|Samsung hәм Apple смартфоннары

Смартфо́н ( — акыллы телефон) — кесә персональ компьютеры белән чагыштырырлык күп функцияле кәрәзле телефон. Шулай ук кәрәзле телефон һәм кесә персональ компьютеры функционаллеген берләштерүче кайбер корылмаларга коммуникатор дигән термин кулланыла.

Коммуникáтор — кәрәзле телефон функцияләре өстәлгән кесә персональ компьютеры. Смартфоннарның һәм коммуникаторларның гади кәрәзле телефоннардан аермасы - үсешле, чит программалаучылар өчен ачык, операцион система (гади кәрәзле телефонның операцион системасы чит программалаучылар өчен ябык). Гади кәрәзле телефон белән чагыштыргагда, өстәмә кушымталар урнаштыруы смартфоннарның һәм коммуникатроларның функционаллеген шактый якшырта.

Операцион системалар

Хәзерге заманда смартфоннарга көйләнеп ясалган операцион системалары бик күп.

Иң таралганы Android OS операцион системасы булып тора. Шуннан тыш, Symbian, BlackBerry OS, iOS hәм Windows Phone операцион системаларын еш очратып була. Калган операцион системаларына смартфон кулланучыларның 1% гына туры килə.

Хазерге вакытта Windows Mobile смартфоннарга көйлəнми. Аның урынына Microsoft корпорациясе Windows Phone операцион системасын дөньяга яратты.

Смартфоннарның төп җитештерүчеләре

Acer Agenda Apple ASUS Audiovox Casio D.O.Tel Dell Diamond Dopod Eten Fujitsu Fujitsu-Siemens Garmin

Gateway (англ. Gateway, Inc.) Gigabyte Glofiish GSPDA Handera HP HTC i-mate Lenovo Luxian Meizu Mitac Motorola

NEC Nokia O2 ORSiO Palm Palmax Panasonic Pharos Philips Psion Rover Computers Samsung Sharp

Socket Mobile Sony Ericsson Sony Symbol T-Mobile Toshiba Treo Typhoon ViewSonic Voxtel Xircom

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Телекоммуникация Төркем:Санак