Павел Илларионович Дельвин (22 гыйнвар 1902, Ивановка авылы, Нократ губернасы — 21 сентябрь 1973 ел, Казан) — ССРБ сәясәтчесе, КПССның Актүбә өлкә комитетының беренче секретаре (1955—1958). Биографиясе Дельвин Павел Илларионович 1902 елның 22 гыйнварендә Нократ губернасының Ивановка авылында туган.
1924 елда Алабугада механик-техник училище тәмамлаган, ә 1930 елда Казан энергетика институтын тәмамлаган. 1926 елда ВКП (б)га керә, 1930 елдан — инженер һәм җылылык-электр үзәкләре башлыгы, соңрак Казанда Ленин исемендәге заводның баш инженеры булып эшли.
1941 елның гыйнварыннан 1942 елның сентябренә кадәр - Казан шәһәренд ВКП(б) район комитетының беренче секретаре, 1942 елның сентябреннән 1946 елның декабренә кадәр - Яшел Үзәндә ВКП(б) шәһәр комитетының беренче секретаре, 1946 елның декабреннән 1949 елга кадәр — кадрлар мәсьәләләре буенча ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1948 елда ВКП(б)ның Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.
1949 елдан башлап 1952 елның маена кадәр — ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1952 елның маеннан алып 1953 елның апреленә кадәр — ВКП(б)/КПСС Чистай өлкә комитетының беренче секретаре, 1953-1954 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитеты бүлеге җитәкчесе.
1954 елдан 1955 елның апреленә кадәр - икенче секретарь, 1955 елның апреленнән 1958 елның декабренә кадәр — КПССның Актүбә өлкә комитетының беренче секретаре.
1958—1972 елларда — совет сәүдәсенең Казан читтән торып уку институтының КПСС тарихы кафедрасының өлкән укытучысы, аннары пенсиядә.
Ленин ордены һәм Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнгәнСписок Кавалеры ордена Трудового Красного Знамени
1956 елның 14-25 февралендә КПССның XX съезды делегаты булаСПИСОК ДЕЛЕГАТОВ XX СЪЕЗДА КПСС
П.И.Дельвин 1973 елның 21 сентябрендә Казанда вафат була.
Искәрмәләр
Библиография
Дэльвин Павел Илларионович. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898 - 1991. Төркем:1973 елда вафатлар Төркем:1902 елда туганнар Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:21 сентябрь көнне вафатлар Төркем:22 гыйнвар көнне туганнар