352-нче укчы Орша Кызыл Байрак ордены Суворов дивизиясе - Бөек Ватан сугышында СССР Кораллы Көчләренең хәрби кушылмасы. Сугышчан хәрәкәтләр чоры: 1941 елның 1 декабреннән 1945 елның 11 маена кадәр. 1941 елның августында Бөгелмә шәһәрендә (Идел буе хәрби округы) 16 нчы запас ату полкы базасында формалаштырыла.
ТАРИХИ ХРОНИКА Мәскәү өчен сугышта 06.06.1942ел 352-нче укчылар дивизиясенең сугышчан характеристикасыннан: «1941 елның 24 декабреннән дивизия Көнбатыш фронтның 20 нче армиясе составында дошманның Ивановское, Тимково, Тимонино, Михайловка, Зур Голоперово районнарында алдан хәзерләнгән оборона полосасын өзү буенча каты сугышлар алып бара. Нәтиҗәдә, дивизия дошманның каршылык күрсәтүен җиңә ала, оборонасын өзә, аның күп санлы тере көч югалтуларга дучар итә, күп санлы трофейлар алып, берничә торак пунктны ала. 1942 елның 11 гыйнварыннан 21 гыйнварына кадәр чигенеп барган дошман частьләренә кызу һөҗүм ясый, аның оборонасын өзә, күп санлы тере көч югалтуларга дучар итә. Эзәрләү вакытында дивизия дошманның оборона үзәкләрен тәшкил иткән 20гә якын торак пунктын ала. 1942 елның март ае һәм апрель аеның беренче яртысында дивизия Груздево, Сорокино районында 5-нче Армия удар группировкасы составында сугыш алып бара».
Волоколамск операциясендә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен дивизиянең 43 сугышчысы һәм командиры хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. 1942 елның гыйнвар-март аралыгында үлүчеләр, яраланучылар яисә хәбәрсез югалучылар саны: гыйнвар, 1654 кеше, тулыландырылмый февраль, 2180 кеше, 1500кешегә тулыландырыла март 3842 кеше, 1200 кешегә тулылндырыла Барысы 7676 кеше, 2700 кешегә тулыландырыла 5-нче Армия башлыгы генерал-майор Федюнинский, Хәрби Совет әгъзасы, бригада комиссары Иванов" 1942-1943 еллар 1942 елның апрелендә дивизия Дурово, Клячино, Сорокино, Долгинево, Кострово чикләрен саклауга күчә. Фронтның оборона линиясе барысы 23 километр тәшкил итә. Дивизия фронты каршында Вермахтның 35-нче җәяүле гаскәре була. Оборона 1943 елның февраль аена кадәр сузыла. Баево авылы чигендә 1943 елның октябрь ахырыннан 1944 елның февраленә кадәр дивизия башлыча оборона сугышларында катнаша. Сугышчылар көче белән Баево авылыннан Трегубовадан көньяк-көнчыгыш якларны дошман яулый алмый. Разведчиклар14 дошман солдатын һәм унтер-офицерын пленга ала. Дошман 1500 кеше югалта. Багратион» операциясе 1944 елның июнь-июль айлары «Багратион» операциясе барышында дивизия тарафыннан: — 2850 дошман юк ителә, 1786 солдат һәм офицер әсирлеккә төшә, 6 танк һәм үзйөрешле җайланма, 2 бронетранспортер, 16 машина, 34 кораллы повозкалар юк ителә, 27 артиллерия батареясы, 211 пулемет нокталары бастырыла. — 264 машина, 4 самолет, 10 танк, 28 корал, 139-вагон, 48 паровоз, 30дан артык склад һәм күп санлы ату коралы һәм запаслары трофейга алына. — 1944 елның июнь-август айларында югалтулары: 916 кеше вафат, 3128 кеше яралана, 2000 ату коралы, 8 миномет, 7 корал. «Багратион» операциясе барышында орден һәм медальләр белән бүләкләнүче девизия сугышчылары саны: 3 нче дәрәҗә Суворов ордены — 3 кеше, 3 нче дәрәҗә Кутузов ордены— 1 кеше, Кызыл Байрак ордены — 20 кеше, 1 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены— 6 кеше, 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены — 53 кеше, Кызыл Йолдыз ордены — 544 кеше, Дан ордены — 393 кеше, медальләр — 337 кеше, Барысы — 1358 воинов. 2 нче укчылар ротасы, 1160 укчылар полкысы, 352 нче укчылар дивизиясенең кул пулеметын төзәүче рядовой Ращупкин Александр Михайловичка Советлар союзы герое исеме бирелә. Дивизия Командиры Стриженко, аның урынбасары Логинов, политбүлек башлыгы Галахин, полк командирлары Колесников, Евдокимов, Кононенко югары бүләкләр белән билгеләнәләр. Көнчыгыш Пруссиядә 1944 нче елны дивизия Польшада Сувалка шәһәре тирәсендә сугыш алып бара. Поддубовик авылы янында хәрби госпиталь урнаштырыла. Көнчыгыш Пруссия операциясе барышында 352-нче укчылар дивизиясе Тройбург, Летцен шәһәрләрен ала, Штайнайнен районы Мазур күлләре тирәсендә дошманның оборона линиясен өзә, Центен шәһәрен, Гросс-Хоппенбурх тимер юл станциясен яулый. 1945 елның 29 мартында дивизия Фришес-Гафф заливына килеп җитә. Дивизия составы 1158-нче укчылар полкы, 1160-нче укчылар полкы, 1162-нче укчылар полкы, 1313-нче укчылар полкы, (1944 елның көзе) 914-нче артиллерияй полкы, 272-нче аерым танкка каршы истребительләр девизионы (14.01.1942 елдан), 306-нче зенит артиллерияя батареясы (638-нче аерым зенит артиллерия дивизионы) —6.02.1943 кадәр, 413-нче аерым күзәтүчеләр ротасы, 475-нче (631-нче) аерым сапёрлар батальоны, 802-нче аерым элемтә батальоны (218-нче аерым элемтә ротасы), 436-нче аерым санитария батальоны, 429-нче аерым химик саклау ротасы, 466-нче автотранспорт ротасы, 205-нче кыр икмәкханәсе, 777-нче дивизион ветеринария лазареты, 241-нче хәрби почта станциясе, 781-нче Дәүләт банкы кыр кассасы. ==Командирлар== Прокофьев, Юрий Михайлович (1.08.1941 — 5.06.1942), полковник; Мальцев, Андрей Прокофьевич (6.06.1942 — 5.02.1943), подполковник, с 27.06.1942 полковник; Пронин, Михаил Андреевич (6.02.1943 — 2.06.1943), генерал-майор; Ильин, Михаил Трофимович (8.06.1943 — 3.09.1943), полковник; Ковалёв, Константин Семёнович (14.09.1943 — 24.10.1943), полковник; Стриженко, Николай Михайлович (25.10.1943 — 23.08.1944), генерал-майор; Буланов, Гавриил Алексеевич (24.08.1944 — 5.09.1944), полковник; Стриженко, Николай Михайлович (6.09.1944 — 13.10.1944), генерал-майор; Рутько, Виктор Иванович (14.10.1944 — 20.03.1945), полковник; Максутов, Рахим-Сагиб Гареевич (22.03.1945 — 27.06.1945), генерал-майор. Хәтер 1983 елның 9 мэнда Татарстан Республикисы Бөгелмә шәһәрендә 352-нче укчылар дивизиясе сугышчылары истәлегенә памятник урнаштырыла. Чыганаклар РККА хәтер картасы