Виндзор Шаһнамәсе яки Караҗагһай Хан Шаһнамәсе (Фарсы телендә: شاهنامه قرچغای خان) Олы Иранның милли эпосының иллюстрацияләнгән кулъязмасы. Ул 1648 ел белән даталанган Шаһнамәнең иң мәшһүр кулъязмаларның берсе. Сурәтчеләре Мөхәммәд Касыйм һәм Мөхәммәд Юсыф. Бу Шаһнамәнең миниатюралары Рәшидәнең “Шаһнамә”сенә бик охшаш һәм шулай итеп бу кулъязмалар шул ук сурәтчеләр тарафыннан әзерләнгән дип фараз ителгән булган. Виндзор Шаһнамәсендә 148 яки 149 миниатюра бар һәм Карачакай Хан (Иранның Габбәс I нең баш командалаучыларның берсе) әмере буенча Нәстәглыйкъ язмасында Мөхәммәд Хәким Хоссәйни тарафыннан язылган булган. Ул “Шаһнамә”нең башка язмаларына караганда бик яхшы халәттә. Бу Шаһнамәнең бу юрамасы Әхмәд Шаһ Дуррани һәм дәвам итеп аның варисы Шаһзадә Карман Дурранига ничек килүе мәгълүм түгел. 1839 елда Виндзор Шаһнамәсе Патшабикә Викториягә Камран Шаһ тарафыннан аның Әфганнарга Каҗар династиясенә каршы тәэмин итүе өчен тәкъдим ителгән булган. Кулъязма хәзер Патша Тупланмасында һәм гадәттә Виндзор Кальгасында. Миниатюралар
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар www.fitzmuseum.cam.ac.uk The Shahnamah 1648 Төркем:Зәрдөштлек Төркем:Шаһнамә Төркем:Фарсы әдәбияты