Казакъстан Җөмһүрияте (Казакъстан, шулай ук Казахстан, tat.lat. Qazaqstan,; ; ) — күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт. Россия, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан илләре белән чиктәш.

1997 елда Казакъстан башкаласы илнең көньягында урнашылган Алматыдан, исемен Астанага үзгәртелгән, үзәгендәге Акмола шәһәренә күчте. Башкала күчерүенең сәбәпләре арасында киләчәктә Алматыда җир тетрәү көтелүе иде. Моннан тыш, Нурсолтанда күбрәк казакълар яшәсә, Алматыда исә русларның өлеше зур. 2026 елгы Конституция Казакъстанда 2026 елның 15 мартында узган яңа Конституция өлгесе өчен 7,9 миллион кеше, ягъни 87,15 % яклап тавыш биргән. Каршы булучылар саны 898 меңнән арткан (9,8 %). Бюллетеньдә: «2026 елның 12 февралендә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган Казакъстан республикасы яңа Конституциясе өлгесен кабул итәсезме?» дигән бер генә сорау булган. 15 мартның яңа Конституция көне булачагы белдерелгән (1996 елдан бирле Конституция көне 30 августта билгеләп үтелгән). Яңа Конституция өлгесенең төп үзгәрешләренең берсе — парламентны ике палаталыдан бер палаталы итеп үзгәртү һәм аны корылтай дип атау. Корылтай 145 әгъзадан торачак. Алар биш елга партия исемлекләре буенча сайланачак В Казахстане приняли новую Конституцию: какие изменения произойдут в системе власти?| Фонд стратегической культуры, 17.03.2026.

Бердәм сәгать поясына күчү Казакъстан Хөкүмәтенең «Казакъстан Республикасы территориясендә вакытны исәпләү тәртибе турында»гы карарына ярашлы, 2024 елның 1 мартында 00:00 сәгатьтә бөтен ил территориясендә бердәм сәгать бүлгесе (UTC+5) билгеләнә. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак (МСК+2). Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелгән. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматыда да вакыт — бер үк. Казахстан переходит на единый часовой пояс: что нужно знать. zakon.kz, 29.02.2024. Җәгъpафия Казакъстан — Азия һәм Аypyпa чигендә урнашкан трансконтиненталь дәүләт; территориянең күпчелеге Азиядә урнашкан. Кырый ноктлалар төньякта — Төньяк Казакъстан өлкәсендә (55°26’ т. к.). көньякта — (40°66′ т. к.). көнбатышта — Эльтон һәм Баскынчак күлләре арасында (87°20′ кч. о.). көнчыгышта — (46°27′ кч. о.). Рельеф Казакъстанның территориясен күбесенчә чүлләр (36 %) һәм ярымчүлләр (18 %) били. Казакъстан территориясенең 35% өлешен далалар, 5,9 % — урманнар биләп тора.

Илнең үзәк районнарында Казакъ кечкенә таулар тезмәсе (Казахсᴋий мелкосопчник) урнашкан. Казакъстанның төньягын Көнбатыш Себер тигезлеге биләп тора.

Идарә-җир төзелеше Алматы шәһәре, Акмола өлкәсе (мәркәзе: Күкчетау), Актүбә өлкәсе, Нурсолтан шәһәре, Атырау өлкәсе, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Орал), Байкоңгыр шәһәре, Маңгыстау өлкәсе (мәркәзе: Актау), Көньяк Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Шымкент), Павлодар өлкәсе, Караганды өлкәсе, Костанай өлкәсе, Кызылорда өлкәсе, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Өскемен) Төньяк Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Кызылъяр), Җамбыл өлкәсе (мәркәзе: Тараз).

Дәүләти бәйрәмнәр 1—2 гыйнвар — Яңа ел 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне. 21—23 март — Наурыз бәйрәме 1 май — Казакъстан халкының бердәмлек бәйрәме 7 май — Ватанны саклаучы көне 9 май — Җиңү көне. 6 июль — Башкала көне 30 aугыcа — Казакъстан җɵмһүрᴎятсының Конституция көне 10 Зөлхиҗҗә (Һиҗри тәкъвиме) — Корбан бәйрәме 1 дᴎкәбеp — Казакъстанның беренче президенты көне 16—17 дᴎкәбеp — Казакъстанның бәйсезлек көне

Мәдәният

Казакъстанда туган танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Казакъстан Төркем:Төрки телле дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр