Windows 7 — Windows NT гаиләсенә керүче операцион система, Windows Vista операцион системаның дәвамчысы булып тора. Windows NT тармаклары арасында система 6.1 юрама астында (Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista и Windows Server 2008 — 6.0) йөри. Сервер өчен юрамасы булып Windows Server 2008 R2, кермә системалар өчен — Windows Embedded Standard 2011 (Quebec), мобиль юрамасы — Windows Embedded Compact 2011 (Chelan, Windows CE 7.0) торалар.
2009 елның 22 октябрендә Windows 7 беренче тапкыр сатуга чыгарыла, бу исә Windows Vista чыгудан соң өч ел үткәннән соң була. Volume Licensing лицензиясе булган кулланучылар һәм ярдәмчеләр өчен RTM системасына керх 24 июльдән ук башлана. Бу вакытта бары тик ОС'ны тикшерү баскычлары гына башлана.
Windows 7'гә Windows Vista'дан чыгарылган кайбер үзгәртүләр, интерфейс буенча да бик күп үзгәрешләр кертелә. Windows 7 составыннан шулай ук кайбер уеннар да бетерелә: Inkball, Ultimate Extras; кушымталар, Windows Live (Почта Windows аналоглары , Windows календаре һ.б.), Microsoft Agent технологиясе, Windows Meeting Space; «Башлау» менюсыннан классик бизәлешкә кире кайту бөтенләй юкка чыга.
Веб-аналитика мәгълүматлары буенча 2011 елның декабрь аенда Windows 7 дөньяда кулланылучы һәм Интернет челтәренә тоташкан барлык операцион системалар арасында Windows 7 өлеше 46,1 %август, 2011 ел, w3schools.com., моның нәтиҗәсендә әлеге операцион система кулланылуы буенча дөньяда беренче урында тора, моның белән ул элеккеге лидер — Windows XP'ны җиңә.
Барлыкка килү
Blackcomb Blackcomb кодлы исем Windows NT 6.0'ныкы иде. Windows NT 6.0 планнар буенча Windows XP'дансоң икенче ОС була ала иде. Blackcomb әлеге операцион системаның дәвамчысы буларак аны өстәл, сервер өлешләрендә дә алмаштырырга тиеш иде. 2001 елның ахырында Blackcomb чыгарылышын 2005 елга билгелиләр, ләкин 2002 елның августында болар арасында юрама буларак Windows Longhorn булырга тиеш атыйлар. Ул бу вакыттагы Windows NT 5.x төшенең яңартылмасын үз өченә алырга тиеш була. Windows Longhorn'ны чыгару барышында Blackcomb'ның да кайбер функцияләре кертелә һәм 6.0 номеры бирелә. Blackcomb бөтенләй дә онытылып китә, моның төп сәбәпләре булып яңа маркетинг планы санала. Бу вакытта аны бөтенләй дә бары тик ОС Windows 6.x'ның сервер юрамасы булачагы турында хәбәр итәләр.
Vienna 2006 елның гыйнварендә Microsoft компаниясе киләчәк кулланучы ОС буларак Vienna булачак ди белдерә. Аның чыгу датасы 2010 елга билгеләнә.
Fiji 2006 елның мартында Windows Vista дәвамчысы буларак Fiji булачак дип әйтелә, ул 2008 елга чыгачак дип белдерелә.
Windows 7 2007 елның 24 июлендә Microsoft корпорация рәсми рәвештә Vienna кодлы атамасын Windows 7 дип атый. Windows 7 NT тармагында — 6.1 (билгеле бер чода бу гаиләлеккә керүче барлык операцион системалар да үзенең санын ала: Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista — 6.0, Windows Server 2008 — 6.0) санын ала.
2008 елның 13 октябрендә исә Microsoft вице-президенты Майк Нэш Windows 7 кодлы исеме яңа юраманың рәсми исеме булачагы турында әйтә.
Редакцияләре Windows 7'нең алты редакциясе бар: Татарча исеме Инглизчә исеме бәясе Microsoft Store — Windows 7 Башлангыч Starter 1500 сум Өйдәге төп Home Basic 3200 сум Өйдәге киңәйтелгән Home Premium 4500 сум Һөнәри Professional 5500 сум Корпоратив Enterprise 7560 сум Максималь Ultimate 9675 сум
Башлангыч редакция (Windows 7 Starter) бары тик яңа санаклар белән генә биреләчәк, ул үз өченә H.264, AAC, MPEG-2 форматларын уйнату буенча кайбер функциональ үзечәлекләр алып торачак. Өйдәге төп юрама — күбесенчә үсеп килүче илләр өчен булачак дип көтелә, аңарда Windows Aero интерфейсының кайбер функцияләре, Peek, Shake, гомуми интернет челтәренә тоташтыру һәм башка функцияләр дә булмаячак. Анарда да башлангыч редакциядәге кебек кайбер чикләүләр дә бар. Һөнәри, корпоративн һәм максималь юрамаларда XP Mode өлеше дә бар (кайбер процессорларда).
Аурупа комиссиясенең таләрләре буенча Аурупадагы сатулар өчен махсус юрама да чыгарылырга тиеш иде. Ул «Е» («Windows 7 Е») индексы белән — аңарда Internet Explorer гизгече булмаска тиеш иде, ләкин ул сатудан чыгарылды. Сатудан чыгаруның төп сәбәбе булып кайбер партнёрларның һәм OEM-җитештерүчеләрнең башлангыч җиһазландыруда ук гизгечнең булмавы белән гауга чыгаруы булды.One reason we decided not to ship Windows 7 'E' is concerns raised by computer manufacturers and partners. Several worried about the complexity of changing the version of Windows that we ship in Europe if our ballot screen proposal is ultimately accepted by the Commission and we stop selling Windows 7 'E'. Computer manufacturers and our partners also warned that introducing Windows 7 'E', only to later replace it with a version of Windows 7 that includes IE, could confuse consumers about what version of Windows to buy with their PCs. Microsoft scraps Windows 7 'E' version for Europe Баштан ук «Е» индексы белән сорау бирүчеләргә яңартулар алу яисә 2009 елның 1 сентябреннән тулы юраманы алырга мөмкинчелек бирелде.Update on Windows 7 in Europe
Ләкин шулай да кермә гизгеч — Internet Explorer киләсе биш елда опциональ гизгеч белән алыштыру күздә тотыла. Хәзергесе вакытта әлеге сорау Аурокомиссия белән килешенә.
Барлык редакцияләр дә,Башлангычтан аермалы буларак, 32-битлы һәм 64-битлы юрамалар да киләләр.
32-битлы юрамалар өчен максималь оператив хәтер 4 Гб белән чикләнгән, Башлангыч редакция 2 Гб'ка кадәр алып тора. Ләкин шулай да чынбарлыкта бу саннар азрәк, аппарат чикләүләр аркасында PAE режимының функцияләрен куярга мөмкин түгел.Шулай ук оператив хәтернең нинди күләмдә урын алып торуы да анда урнаштырылган санак җиһазларының күплегеннән тора.Windows Vista ОС та исә бу чикләүләр 3,12 ГБ белән бирелә. «Система турында мәгълүматлар» - Windows VistaThat 32-bit editions of Windows Vista are limited to 4GB is not because of any physical or technical constraint on 32-bit operating systems. The 32-bit editions of Windows Vista all contain code for using physical memory above 4GB. Microsoft just doesn’t license you to use that code. …The total amount of memory allowed is taken solely from the license value Kernel-WindowsMaxMemAllowedx86, as read through the undocumented function ZwQueryLicenseValue. The data for this value is a number of MB, so that 0x1000, which is installed for all 32-bit editions of Windows Vista, means 4GB.Licensed Memory in Windows Vista. Бу шулай ук Windows 7'гә дә кагылаhttp://support.microsoft.com/kb/888137/ru. Тагын да күбрәк хәтер күләме 64-битлы юрамал өченкулланыла.Windows 7 х86 и 4GB Ram. Ничек иттереп PAE'ны кабызырга? — iXBT.com КонференциясеPhysical Address Extension (Windows)Windows Vista, Windows Server 2003, or Windows Server 2008 may report less memory than you expectiXBT Алар 8 Гб («Өйдәге төп»), 16 Гб («Өйдәге киңәйтелгән»), алардан олыраклары 192 Гб оператив хәтер алып торырга мөмкиннәр.
Бушлай 90-көнлек юрама Windows 7 Корпоратив ИТ-белгечләр өчен бирелә, бу күбесенчә оешмалар өчен кирәк.
+<big> Windows 7 юрамаларын чагыштыруФункциясе / Редакциясе Башлангыч Өйдәге төп Өйдәге киңәйтелгән Һөнәри Корпоратив Максималь OEM-лицензияләре буенча гына сату Кулланучыларга һәм OEM-лицензияләр буенча сату (Русия һәм үсеп килүче иләр өчен) Кулланучыларга һәм OEM-лицензияләр буенча сату Кулланучыларга, OEM-, корпоратив лицензияләр буенча сату Корпоратив лицензияләр буенча гына сату Кулланучыларга (чикләнгән) һәм OEM-лицензияләр буенча сатуТәэмин итүенең бетерелүе Support Lifecycle Index 64-битлы юраманың булуы Операти хәтернең максималь зурлыгы ( 64-битлы юрамал өчен) Windows'ны кайтару үзәге Which one is right for you? — Microsoft Windows «Өйдәге төркем» функциясе (төркемне ясау һәм берләштерү) Интерфейс Windows Aero Берничә монитор тоту Кулланучылар арасында тиз күчеш Эш өстәленед фонын алыштыру мөмкинлеге Эш өстәле диспетчеры Windows мобиллек үзәге Multitouch һәм кулъязма тану үзенчәлеге Windows Media Center Өстәмә уеннар Эмулятор Windows XP You must have Windows 7 Professional, Enterprise, or Ultimate to run Windows XP Mode. Windows XP Mode and Windows Virtual PC EFS (мәгълүматларны шифрлау системасы) Өрынна билгелә системасы белән бастыру Хост-санак буларак билгеләү мөмкинлеге Удаленного рабочего стола Доменга кушылу Vista яисә XP кадәр даунгрейдя сау мөмкинлеге Берничә процессор тоту AppLocker BitLocker и BitLocker To Go Branch Cache DirectAccess Unix-кушымталар ачу Күптелле куланучы тирәлеге VHD дан йөкләү (Microsoft Virtual PC) lusrmgr.msc (Local Users and Groups), gpedit.msc (Local Group Policy Editor), secpol.msc (Local Security Policy) ны кабызу
Искәрмәләр
Сылтамалар Windows 7 Тел интерфейсы пакеты Майкрософт йөкләү үзәге Майкрософт Windows 7'нең рәсми сәхифәсе Уйлап табучыларның рәсми блогы Майкрософт Windows 7'нең рәсми форумы Майкрософт Кибете CIO өчен сорау алу
Төркем:Microsoft Windows Төркем:Операцион системалар Төркем:Санак