Чистай (, ) — Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан. Норлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Сембер-Уфа юлы). Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 км². Халык саны 60 703 (2010). Тарих XVIII гасыр башында Архангельск бистәсенең Чистое Поле авылы барлыкка килә. 1781 елда Казан өязенең шәһәр статусын һәм хәзерге Чистай исемен ала. 1920-30 елларда – кантон, 1930 елдан башлап Чистай районы үзәге була. Чистай шәһәренең һәм районының мәдәни мирасы уникаль – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Мол чанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Фе дин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән. 1952—1953 елларда ТАССРның Чистай өлкәсе үзәге булып торган. Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/chistopolj/index.html 1897Населенныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, Санкт-Петербург, 1905 1913 1926 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20106 805~9 900 20 104 ~30 800 ~18 000 ~32 000 51 864 60 005 64 285 65 468 63 029 60 703 Милли состав (2002): татарлар — 32,8%, руслар — 62,6%, чуашлар — 2,3%.

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1893-08-15 Шәйхулла Алкин Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты язучы 1922-02-07 1960-12-01 Рәис Борһанов Иске Чәчкаб төп мәктәбеКазан (Идел буе) федераль университеты университет профессоры 1971-04-15 Зөһрә Әхтәмова Казан милли тикшеренү технология университеты доцент Казан милли тикшеренү технология университеты Илнур Габидуллин Казан милли тикшеренү технология университеты Ilnur Gabidullin Булат Мөхетдинов Казан милли тикшеренү технология университеты програмчы

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 58815 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 59,55%, татарлар — 36,07%, башка халыклар — 2,83%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,55%.

Сәнәгать "Восток" сәгате заводы суднолар ремонтлау заводы "Автоспецоборудование" заводы автомобильләр ремонтлау заводы "Вектор" конструктор-технология бюросы агач эшкәртү комбинаты җиһаз фабрикасы тегү фабрикасы трикотаж фабрикасы аяк киеме фабрикасы аракы-шәрәб заводы кондитер фабрикасы балык заводы ит комбинаы сөт комбинаты ипи заводы Мәгариф Казан техник университетының филиалы "Восток" ВТУЗы Чистай педагогия училищеcы (1915-2015) медицина училищеcы Чистай совхоз-техникумы Чистай күппрофильле көллияте Мәдәният Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы «Чистай өяз шәһәре» музее Чистай сәгать заводы тарихы музее Борис Пастернак музее халык театры Дин

Христианлык Православие Чистай епархиясе Ислам Беренче җәмигъ мәчете Мәгълүмат чаралары Матбугат «Чистай хәбәрләре» Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр Ринат Архипов (Ринат Мәннан, 1946―2024), язучы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты. Шәфикъ Әпсәләмов (1906-1942), ТАССР игенчелек халык кәмисәре (1937). Илдус Әхмәтҗанов, Чистай районы башлыгы (2010-2014), РФ сенаторы (01.10.2014). Гомәр Бакиров, ТАССР халык мәгарифе халык комиссары (1937). Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова - журналист, укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, татар феминизм эшлеклесе. Наил Вәлиев (1949), әдәбият галиме, академик. Резеда Галимова (1966), җырчы (лирик сопрано), РФ атказанган артисты. Сөләйман Гафиятуллин (1905-1983), ТАССР ХКШ рәисе (1940-1943), Казакъ ССР халык комиссары (1945-1946). Софья Гобәйдуллина, композитор. Дания Дәүләтшина (1934—2026), 1979—1990 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре. Мөхәммәтзакир Камалов - күренекле дин белгече, ишан, Нәкышбәндия суфи тәрикатының Чулман-Урал төбәгендәге мөршиде (вәкиле). Гаяз Исхакый (1878-1954) мәдрәсәсе мөгаллиме. Палладий (Кафаров) (1817-1878), рус рухание, Кытайны өйрәнүче. Виктор Маринин (1923-1943), Советлар Берлеге Каһарманы (1943)Герой Советского Союза Маринин Виктор Иванович. Викторин Молчанов (1886—1975), генерал-майор, Аклар хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе. Петр Никоноров (1923-1983), Советлар Берлеге Каһарманы. Рәшит Солтанов (1898-1940 елдан соң), ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе (1925-1927). Гомәр Усманов, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе, КПСС ҮК сәркатибе. Равил Хәмитов (1961), педагогика фәннәре кандидаты, ректоры (2014 2016), Татарстанның атказанган укытучысы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Шәһәр сайты Тарихи сәхифәләр ачылганда (Чистай шәһәре тарихына бәйле ачышлар)

Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Татарстан район үзәкләре