Эрна Васильевна Померанцева (Гофман; 1899 елның 7 (19) апреле — 1980 елның 11 августы) — совет фольклорчысы һәм этнографы. Тарих фәннәре докторы, профессор.
Тормыш юлы Эрна Померанцева Мәскәү университетының тарих-филология факультетында укый, 1922 елда МДУ иҗтимагый фәннәр факультетын тәмамлый. 1935—1960 елларда МДУда укыта.
1957—1958 елларда, доцент буларак, МДУ филология факультетында халык авыз иҗаты кафедрасы мөдире вазыйфасын башкара.
1960 елдан 1980 елга кадәр ССРБ Фәннәр академиясе этнография институтында эшли. Эрна Померанцева 50 елдан артык фәнни эшчәнлек дәверендә 300ләп китап, мәкаләләр һәм рецензияләр бастырган.
Фәнни эшчәнлек Эрна Померанцева үзенең фольклор җыю эшчәнлеген 1920 еллар уртасында башлый һәм 1970 еллар ахырына кадәр эшли. Күп еллар дәвамында тикшеренүченең җыю эшчәнлеге классик һәм заманча фольклор анализы белән үрелеп бара.
Померанцева 1920—1930 елларда совет фольклористикасын үстерүдә мөһим роль уйнаган бертуган Юрий һәм Борис Соколовларның фольклор мәктәбенең күренекле вәкиле буларак рус һәм Аурупа фәненә керә. Ул озак вакытлар Мәскәү югары уку йортларында рус фольклоры курсын укыта һәм бер үк вакытта аны җыю һәм өйрәнү буенча экспедиция эшчәнлеге белән җитәкчелек итә.
Төп хезмәтләр
(см. Новопольцев, Абрам Кузьмич)
Әдәбият
Богатырёв П. Г. Померанцева, Эрна Васильевна // Краткая литературная энциклопедия. Т. 5: Мурари. — Припев./ Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1968. — Стб. 876—877. Шестернина О. В. Научное наследие Э. В. Померанцевой в истории русской фольклористики: дисс. … канд. филол. наук (10.01.09). — М., 2013. — 211 с.
Сылтамалар
Институт этнологии и антропологии РАН — Померанцева Эрна Васильевна (1899—1980) Кафедра русского устного народного творчества — История Төркем:Хатын-кыз тарихчылар Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:ССРБ этнографлары Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:1980 елда вафатлар Төркем:11 август көнне вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1899 елда туганнар Төркем:19 апрель көнне туганнар