Стаматиос «Том», М. Кримигис (инг.  Stamatios (Tom) M. Krimigis, грек. Σταμάτιος Κριμιζής, 10 сентябрь 1938 ел) — Америка галиме, чыгышы буенча грек,Америка галиме, грек галиме, Космосны өйрәнү буенча АКШ программаларын үстерүгә өлеш керткән физик. Curriculum and publications Vitae Brief, Hopkins Johns University..

Биографиясе Кримигис Стаматиос 1938 елда Вронтадос авылында (Хиос, Греция) туа, шунда ук мәктәпне тәмамлый. 1961 елда Миннесота университетын физика фәне буенча бакалавр дәрәҗәсендә тәмамлый, 1963 елда Айов университеты магистратурасын тәмамлап, 1965 елда физика буенча докторлык дәрәҗәсен якланган.. Джеймс Ван Аллен аның укытучысы була.

Кримигис «Кассини-Гюйгенс» проектларын төп сынаучыларның берсе була (MIMI), «Вояжер-1» һәм «Вояжер-2» станцияләрендә аз зарядланган кисәкчәләр белән (LECP) экспериментлар үткәрүдә катнаша, шулай ук Explorer 47 (CPME) юлдашын төзүдә катнаша. Кояшны тикшерү өчен «Улисс» (LAN/HI-SCALE) аппаратын, җир магнитосферасын тикшерү өчен Geotail (EPIC) аппаратын, Юпитерны тикшерү өчен «Галилео» (EDP) аппаратын, «Маринер-3» (TRD) һәм «Маринер-4» (LECR) автоматик планета-ара станциясенInterview Europlanet: Stamatios (Tom) Krimigis, Europlanet. сынау үткәрүчеләрнең берсе. «Advanced Composition Explorer», «Маринер-5», «Мессенджер» һәм «Новые горизонты» проектлары өстендә эшли.

Кримигис — Джонс Хопкинс университеты каршындагы Гамәли физика лабораториясе космик департаментының мактаулы башлыгы, Афина академиясе әгъзасы һәм Грек милли тикшеренүләр һәм технологияләр буенча совет президенты. 1999 елдан Халыкара астрономия берлеге карары буенча Кримигис исемен Кримигис астероиды (8323) йөртә.

Бүләкләре

Америка физика җәмгыяте, Америка геофизика берлеге, Америка фән үсешенә ярдәм итү ассоциациясе һәм Америка аэронавтика һәм астронавтика институты әгъзасы Джонс Хопкинс Гамәли физика лабораториясе премиясе (2004) Афина академиясенең хакыйкый әгъзасы-космос тикшеренүчесе (2004)(2004) Космик тикшеренүләр буенча комитет премиясе (2002) Смитсонов институты премиясе (2002) Aviation Week & Space Technology журналының «Laurels in Space» премиясе (1996, 2001) «Күренекле гыйльми казанышлары өчен» НАСА медале (1981, 1986) Астронавтика халыкара академиясенең фундаменталь фәннәр өлкәсендәге премиясе (1994) Аурупа аэрокосмос җәмгыяте советының Алтын медале (2011) Һавада йөзү һәм астронавтика Милли музее премиясе (2015) Космик очышларны үстерү өчен Америка астрономия җәмгыяте премиясе (2016)(2016) «Күренекле җәмәгать эшчәнлеге өчен» НАСА медале (2016) НАСА һәм ЕСАның 40тан артык бүләге ( төркем казанышлары өчен)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Халыкара астрономия берлеге сайтындагы профиль НАСА сайтындагы биографиясе Төркем:10 сентябрь көнне туганнар Төркем:1938 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:АКШ физиклары Төркем:Греция астрономнары Төркем:Грециядә туганнар Төркем:Физиклар