Иске Рәҗәп мәктәбе тарих-туган якны өйрәнү музее () ― Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылында урнашкан музей. Федераль статуска ия Искерязапская школа Спасского района отметила столетний юбилей. «Новая жизнь», 20.08.2018. Музей директоры (җәмәгать башлангычында) ― Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин (1924―2022) Сегодня скончался последний ветеран Великой Отечественной войны Спасского района РТ. Иске Рязяпская СОШ ВКонтакте, 30.04.2022 Спас районында Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны белән хушлаштылар. Татар-информ, 2.05.2022, ТР атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, мәктәптә 60 ел тарих укытучысы булып эшләгән, пенсионер, мәктәп музее директоры, 1965 елдан Иске Рәҗәп авылы ветераннар советы рәисе.

Тарих Татарстан АССР Куйбышев (1991 елдан Спас) районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1951 елдан бүгенге көнгә кадәр туган якны өйрәнү түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк белән 1951―2006 елларда Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин җитәкчелек иткән. Түгәрәккә йөрүче укучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш елларындагы авыл, һәлак булучылар турында, гомумән, Иске Рәҗәп авылы тарихы, мәктәп тарихы турында материаллар җыя башлаган, нумизматика белән шөгыльләнгән. Башта мәктәптә «Хәрби һәм Хезмәт даны почмагы» (бүлмәсе) ачалар, 90 яшь тулу уңаеннан (1960 елның 22 апрелендә) В. И. Ленин музее ачыла (материаллар бүген дә музей архивында саклана). Әлеге музей базасында «Туган якны өйрәнү музее» өчен экспонатлар туплана. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгына 1965 елның 9 маенда мәктәптә «Тарих-туган якны өйрәнү музее» ачыла. Мәктәп дирекциясе музей булдыру өчен бүлмә биргән. Шул ук көнне авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачыла Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 1965 елда ачылган һәйкәл фоторәсеме. Иске Рязяпская СОШ ВКонтакте, 30.04.2022. 2010 елның 8 маенда авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм сәяси репрессия корбаннары истәлегенә мемориал ачылган.

2005 елның 3 октябрендә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең яңа бинасын ачалар, һәм музей яңа мәктәп бинасына күчерелә. Мәктәпнең яңа бинасында музейда реставрация эшләре башкарыла.

Музей белән 2001 елдан (пенсиягә чыккан көннән) Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, сугыш ветераны Гыйззәтуллин Зиннәтулла Гыйззәтулла улы җитәкчелек иткән Всю жизнь посвятил школе и детям Зинатулла Гизатуллин, участник Великой Отечественной войны из Спасского района. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан, 26.12.2019.

1965 елның маеннан 2010 елның 1 маена кадәр музейда барлыгы 47998 кеше булган.

Музей бүлекләре

I бүлек. Иске Рәҗәп авылы борынгы заманнардан Октябрь революциясенә кадәр. II бүлек. Иске Рәҗәп авылы революция һәм гражданнар сугышы елларында. III бүлек. Иске Рәҗәп авылы 1945 елга кадәр коллективлашу елларында. IV бүлек. Мәдәният. V бүлек. Мәгариф. VI бүлек. Иске Рәҗәп авылы Бөек Ватан сугышы елларында. VII бүлек. Иске Рәҗәп авылы 1950―1980 елларда. VIII бүлек. Иске Рәҗәп урта мәктәбендә 1941 елның беренче чыгарылышы. IX бүлек. Иске Рәҗәп урта мәктәбенә 90 яшь Историко-краеведческий музей иске рязяпской средней общеобразовательной школы. rykovodstvo.ru һ.б.

Күргәзмәләр «Алар дәүләт премияләренә лаек булган» стенды Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлаган Спас районы администрациясе башлыгына (Камил Ногаев) багышланган стенд Спас районы Советлар Союзы Каһарманнары һәм Дан орденының тулы кавалерлары портретлары Әфганстанда сугышта катнашкан 14, Чечняда сугышта катнашкан 10 кеше исемлеге һ.б.

Экспонатлар Музейның гомуми мәйданы ― 52,5 кв.м. Музей фонды: экспонатларның гомуми саны ― 594, төп фондта 446, ярдәмче фондта ― 148 саклау берәмлеге. 1695 елда игълан ителгән Иске Баран (Иске Рәҗәп) авылы крестьяннарына җирне беркетү турында патша Петр I Указы. стеллажларда хезмәт кораллары, йорт-көнкүреш җиһазлары, кием-салым, аяк киемнәре, чабата, оеклар һ. б. «Калалар өсте» крепосте җирлегендә табылган XIII гасыр сөңге очы Романовлар патшалыгының 300 еллыгы медале совет мәктәбенең беренче укытучылары: Фәйзрахман Галимҗанов, Хәсән Усманов, Хаҗи Сәлмушев турында материаллар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган 272 кеше исемлеге Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлаган 196 укытучы исемлеге Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлаган 50 күренекле шәхеснең фотосурәте һ. б.

Сылтамалар Историко-краеведческий музей иске Рязяпской средней общеобразовательной школы (села Иске Рязяп) Спасского муниципального района республики Татарстан. Контент-платформа Pandia.ru Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы рәсми бите Школьный музей МОУ Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Национальный музей Республики Татарстан в Спасском районе. Национальный музей Республики Татарстан, 27.02.2019 Мужчина года (видео, 3:34)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Спас районы музейлары Төркем:1965 елда нигезләнгән музейлар Төркем:Мәктәп музейлары Төркем:Тарих-туган якны өйрәнү музейлары