Джёсёге́й тойо́н (башка исемнәре — Дьёсёгёй Тойон, Кюрюё Дьёсёгёй Тойон, Дёсёгёй Айыы яки Уордаах Дёсёгёй) — саха мифологиясендә аларның үрчүенә ярдәм итүче атлар һәм мөгезле терлек яклаучысы, Илаһ.. Айыы разрядына карый. Кайбер мифларда Галәмне барлыкка китерүче Юрюнг айы тойон айыысының энесе булып тора. Я кеше, я кешнәүче айгыр образында сурәтләнгән.. Кешеләргә атларны җибәрә, әмма ярсуланса аларны кире ала ала. А. И. Гоголев фикере буенча саха мифологиясендә Джёсёгей тойонның кояш культы белән бәйләнеше һәм шуның белән беррәттән анда Үзәк Азия илаһи ат кояш килеп чыгышы турында мифы бәйләнеше ачык күзәтелә.. Саха халкы карашлары буенча, дүртенче күктә тора. Күренә торган күкнең көньяк-көчыгыш өлешендә, кышкы кояш чыккан урында урнаша.. Аның йорты алтыпочмак формасында һәм тыштан ак ат тиресе белән тышланган.. Искәрмәләр
Төркем:Мифология Төркем:Илаһлар