Лев Овсянников (22 апрель 1919, Васильсурск — 23 май 2014, Новосибирск) — совет һәм Россия математигы һәм механигы, СССР фәннәр академиясе академигы (1987; 1964 елдан әгъза-корреспонденты). Ленин премиясе һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты.

Биографиясе Җир үлчәүче һәм авыл укытучысы гаиләсендә туган. Гаилә атасының хезмәт итү урыннары буйлап күчеп йөри, Костромада яшиләр, 1927 елдан Мәскәүдә яшиләр, анда Лев мәктәпкә бара.

1935 елда Лев 25-нче мәктәпкә күчә, билгеле галим-математик А. Д. Мышкис классташы булаМышкис А. Д. Советские математики: Мои воспоминания. — М: ЛКИ, 2007. — 304 с..

1937 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Мәскәү университетына укырга керә. 1941 елның көзендә университетның механика-математика факультетын тәмамлый (тизләтелгән чыгарылышы), Д. Е. Меньшовның укучысы.

Көз көне Мәскәү читендә урнашкан сак корылмаларын төзүдә катнаша (норма — көненә 8 кубометр җир эшләре). Аннары — Ленинград Кызыл байраклы хәрби-һава инженерлар академиясенә тыңлаучы булып керә. 1945 елда ЛКВВИА—ны отличие белән тәмамлый, диплом эше «Высотный самолёт-истребитель».. Шул ук елда ул академиянең адъюнкты була, ә 1948 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1948 елдан 1953 елга кадәр Л. Овсянников Ленинград хәрби-һава инженерлар академиясендә һәм Ленинград университетында укыта. Л. Овсянниковның 1940 нчы еллар азагында — 1950 еллар башында б=тәүге гыйльми эшләре газ динамикасына, тавыш яны агымнары теориясенә карый. Ул математик физика мәсьәләләрен анализлау — дифференциаль тигезләмәләрне төркемләп анализлау өчен иң мөһим фәнни әһәмияткә ия булган яңа гыйльми юнәлешкә башлангыч бирә. 1953-1956 елларда ул академик М. А. Лаврентьев җитәкчелегендәге фәнни-тикшеренү коллективында эшли. 1958 елда Л. Овсянников илнең оборона сәләтен күтәрүгә булышлык иткән приборлар эшләү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин премиясенә лаек була.

1959 елда академик М. А. Лаврентьев чакыруы буенча ул СССР Фәннәр академиясеннең Новосибирскида яңа оештырылган Себер бүлекчәсенә эшкә күчә һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсендә Гидродинамика институтының 2022 елның 3 мартындагы беренче хезмәткәрләренең берсе була.

1961 елда Л. Овсянников физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, диссертация яклый. 1966-1969 елларда Новосибирск дәүләт университетының механика-математика факультеты деканы була. Гидродинамика институтында өлкән гыйльми хезмәткәрдән алып директорга (1976-1986 еллар), зур гыйльми колектив җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтә. 1964 елда Л. Овсянников СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ә 1987 елда мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

Хәтер Новосибирскида Көньяк (Чербузинский) зыяратында җирләнгән.

Новосибирск дәүләт университетында аудитория Л. В. Овсянников хөрмәтенә атала.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (21 апрель 1998 ел) — дәүләт алдындагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керт кән өченУказ Президента РФ от 21 апреля 1998 г. № 412 Октябрь Революциясе ордены (1975) Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1967, 1981) Ленин премиясе (1958) ССРБ Дәүләт премиясе (1987) Медальләр

Хезмәтләре

Китаплары

Групповые свойства дифференциальных уравнений. — Новосибирск, 1962; Аналитические группы. — Новосибирск, 1972; Групповой анализ дифференциальных уравнений. — М: Наука, 1978; Лекции по основам газовой динамики : Учеб. пособие для студентов механико-математических университетов. — Ижевск : Институт компьютерных исследований, 2003;

Сайланма мәкаләләре

Особый вихрь // Журнал «Прикладная механика и техническая физика», 1995. О «простых» решениях уравнений динамики политропного газа. // Журнал «Прикладная механика и техническая физика», 1999.

Искәрмәләр

Әдәбият

Л. В. Овсянников (К 90-летию со дня рождения) // Прикладная математика и механика. 2009. К. 73. Вып. 3.

Сылтамалар

Профиль Льва Васильевича Овсянникова РФА рәсми сайтында Крупный учёный, педагог и организатор. К 50-летию Л. В. Овсянникова Архивная копия от 18 июля 2013 на Wayback Machine Овсянников Лев Васильевич Архивная копия от 2 февраля 2015 на Wayback Machine // Российская академия наук. Сибирское отделение: Персональный состав / Сост. Е. Г. Водичев и др. — Новосибирск: Наука, 2007. — С.196-197 Лев Васильевич Овсянников (К 80-летию со дня рождения) Архивная копия от 6 марта 2016 на Wayback Machine Фоторяд на сайте Фотоархив СО РАН Архивная копия от 18 июля 2013 на Wayback Machine Биография Льва Васильевича Овсянникова Архивная копия от 2 апреля 2015 на Wayback Machine Биобиблиография Л. В. Овсянникова на сайте Отделения ГПНТБ СО РАН Архивная копия от 5 августа 2011 на Wayback Machine

Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:22 апрель көнне туганнар Төркем:1919 елда туганнар Төркем:23 май көнне вафатлар Төркем:2014 елда вафатлар Төркем:Новосибирскида вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:ССРБ математиклары Төркем:Россия математиклары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Россиядә җирләнгәннәр Төркем:Математиклар