Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте () ― Кыргызстанның идарә итүче үзәкләштерелгән ислам дини оешмасы. Штаб-фатиры ил башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан. Диния нәзарәте Кыргызстан өлкәләрендәге мөселманнар белән казыятлар аша җитәкчелек итә: Бишкәк, Ош шәһәрләрендә, шулай ук илнең Ош, Эссек-Күл, Чуй, Баткән, Талас, Нарын, Җәлал-Абад өлкәләрендә казыятлар бар. Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Азирети Муфтий (Югары мөфти) титулын йөртә. 2012 елга мөфтият карамагында 2200 мәчет булган. Диния нәзарәте каршында Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты (1991―1993 елларда Хәзрәти Гомәр исемендәге Ислам мәдрәсәсе) эшли Кыргызстан Ислам Университети .

Тарих

СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм Урта Азиянең элекке союздаш республикалары үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елның октябрендә Кыргызстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Кыргызстан ССР өчен җавап бирүче казыят Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Кыргызстан мөселманнарының 1нче съезды 1991 елда уза һәм Кимсанбай хаҗи Абдурахманов Азирети Муфтий (Югары мөфти) вазифасына сайлана.

Мөфтиләр 1991―1996 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022) Равил Гайнетдин Кыргызстанның беренче мөфтие вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 23.11.2022 Официальный некролог в связи с кончиной первого муфтия КР Кимсанбая ажы Абдурахманова. kabar.kg, 23.11.2022 1996―2000 елларда ― Молдо Абдусаттар Мажитов 2000―2002 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022) 2002―2010 елларда ― Мураталы хаҗи Жуманов (1973―2010)Ушел из жизни экс-муфтий мусульман Кыргызстана Мураталы ажы Жуманов. ИА Кабар, 8.07.2010 2010―2012 елларда ― Чубак хаҗи Жалилов (1975―2020)Шарабидин Капаров. ПРЕДВЫБОРНАЯ БОРЬБА В КЫРГЫЗСТАНЕ ИЛИ ПОЧЕМУ УБИЛИ ЧУБАКА АЖЫ ЖАЛИЛОВА. 123ru.net, 21.07.2010 2012―2014 елларда ― Рахматулла хаҗи Эгембердиев 2014―2021 елларда ― Максатбек хаҗи Токтомушев 2021—2024 елларда ― Замир карый Ракиев (1978 елгы)Новым муфтием Кыргызстана стал Замир Ракиев. — K-News, 26.06.2021 Кыргызстанның ислам руханилары илдәге сәяси чыгышларга һәрвакыт реакция белдерә. сәбәпле мөфти , шулай ук аны алыштырган Абдышукур Нарматов вазифаларыннан китәргә мәҗбүр ителәДюшенбиев С. У. Ислам в современном Кыргызстане: состояние и проблемы // Религиоведение. — 2011. — № 3. — С. 122. Абдышукур Нарматовны алыштырган С. Кулиев көч юлы белән рәислектән алып атыла: 2010 елның 6 июнендә Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте бинасына 15 кеше бәреп керә, алар мөфтидән отставкага китүен таләп итә. Аннан соң С. Кулиевны алып киткәннәр һәм ул мөфти вазифаларын башкаручы вазифасыннан китүе турында гариза язганчы җибәрмәгәннәр. Беренче тапкыр альтернатив нигездә мөфти итеп сайлана.

Структура

Казыятлар Бишкәк – Самидин карый Атабаев (1973 елгы) Ош шәһәре – Мурзакул Осмонов Ош өлкәсе – Сайдамир хаҗи Жейналиев Эссек-Күл өлкәсе – Алмазбек хаҗи Сагындыков (1974 елгы) Чуй өлкәсе – Русланбек хаҗи Жумагулов (1969 елгы) Баткән өлкәсе – Нуридин хаҗи Мамасабиров Талас өлкәсе – Сулумбек хаҗи Узеналиев Нарын өлкәсе – Эрик хаҗи Молдокулов (1985 елгы) Җәлал-Абад өлкәсе – Нематулла хаҗи Жээнбеков (1968 елгы)

Мәчетләр саны Мәчетләр саны 2009 2010 2011 2012 1973 2143 2181 2200

Искәрмәләр

Сылтамалар Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы

Моны да карагыз Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте Кыргызстанда ислам

Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:Кыргызстанда ислам Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Кыргызстан оешмалары