Борайның Тарихи мәчете () ― Башкортстанның Борай районы үзәге Борай авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләшкән дини оешма ― Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Борай мөхтәсибәте «Борай авылы Тарихи мәчете мәхәлләсе» җирле мөселман дини оешмасы карамагында Местная мусульманская религиозная организация "Тарихи мечеть с. Бураево Республики Башкортостан " с.Бураево. Религии Башкортостана. Республиканың төньяк-көнбатышында мәчетләрнең иң борынгысы. Борайның өч мәчетенең берсеВ Бураево три мечети, но одна община. ДУМ РБ, 14.07.2022.

Тарих

1906 елда Борайда 6 мәчет һәм 4 мәдрәсә булган. Беренче гильдия сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов 1914 елда яңа гыйбадәт йорты төзи башлый. Түбәне һәм манараны төзеп бетерәсе кала. Кулга алынуга эләкмәс өчен, 1918 елда сәүдәгәр гаиләсе белән өйдән чыгып китә һәм Кытайга китә. Борайдагы 7нче Җәмигъ мәчете ул вакытта ачылмый калаГригорий Плосков. Событие, отложенное на 100 лет: на макушку «Исторической» мечети Бураево водрузили полумесяц. islamrb.ru, 19.10.2015.

Бер гасырлык тарихында мәчет бинасы сугышка кадәр ашлык саклау урыны (амбар), авыл китапханәсе, клуб буларак кулланылган. 1970 елда бинаны яңартырга уйлыйлар: янкорма, веранда ясаганнар, дивар бизәкләрен ватканнар, тәрәзәләрне томалап, бинада кинотеатр ачканнар. Бассейн ясау тәкъдиме дә була, спорт клубы ачу белән чикләнәләр.

Яңа заман 2000-еллар башында бөтенләй җир белән тигезләргә булганнар – эшмәкәргә сатып, биредә күңел ачу комплексы барлыкка килергә тиеш булган. Әмма гыйбадәт йортын җирле халык саклап кала. Авыл халкы ул вакытка инде начар хәлдә булган корылманы саклап калу өчен экскаватор чүмече астына баса. Бина өчен тарих һәм мәдәният һәйкәле статусы алуга ирешәләр (ХХ гасыр башындагы мәдәният һәйкәлләре реестрына кертелгән). Татарстан реставраторлары берлеге рәисе Рәфыйк Билалов Тарихи мәчетнең беренчел кыяфәте макетын булдырганЮрий Курбанов. В «Исторической» мечети Бураево строительство идет полным ходом. Ufavesti.Ru, 30.01.2013. 2003 елда мәчетне элекке фундаментында мәхәллә кешеләре өчен икенче тапкыр төзи башлыйлар. Төзү эшләре 20 елга сузылаДилара Лотфуллина. В Башкирии спустя 20 лет реставрации откроется столетняя мечеть. prufy.ru, 27.05.2021. Төзелешнең төп иганәчесе ― «Аек Борай» иҗтимагый хәрәкәте лидеры, шәхси эшмәкәр Илдус Фаюршин.

2015 елның 19 октябрендә мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин катнашында манарага ислам дине символы ― ярымай күтәрү тантанасы була.

2021 елның 29 маенда мәчетне тантаналы ачу була. Тантанада Саратов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөкаддәс Аббас улы Бибарсов, Пенза өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Ислам Дашкин, Сембер өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәд Байбиков, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин һәм аның беренче урынбасары Әюп Габбәс улы Бибарсов, Татарстанның Баш казые Җәлил Фазлыев, БР Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр Советы киңәшчесе Руслан Карамышев, Борай районы администрациясе башлыгы урынбасары Марат Ахунов һ.б. катнашаРушан Аббясов принял участие в открытии Исторической мечети села Бураево Республики Башкортостан. muslim.ru, 29.05.2021.

Тасвирлама Шәрәфетдин Хәмитов мәчете ― калын кызыл кирпечтән төзелгән 70 см киңлектәге калын диварлы 10 га 20 метрлы турыпочмаклы корылма. Аста периметр буенча кечкенә тәрәзәләре белән цоколь каты булган. Беренче катның дүрт метрлы диварларын таш бизәкләр һәм ике метр биеклектәге һәм бер метр киңлектәге күпсанлы тәрәзәләр бизәгән. Мәчет планы сакланмаган, әмма реставраторлар фикеренчә, меценат бер кат белән генә чикләнергә җыенмаган, һәм мәчет диварлары югарырак булырга мөмкин булган.

Яңа мәчетнең манарасы 33 метр, гөмбәзе юк. Заманча интерьерында мөселман мотивлары сакланган: яшел һәм алтынсу төсләр кулланылган, витраж рәсемнәре ясалган, келәмнәр җәелгән. Дизайнны Екатеринбургтан проектлаучы эшләгән. Аерым ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары, балалар бүлмәсе, кухня, икенче катында намазның онлайн-трансляциясен кабул итәргә мөмкинлек бар. Тиздән мәдрәсә ачылачакЯн Романов. В Башкирии открылась мечеть, которую начали строить более века назад. bash.news, 29.05.2021.

Җитәкчелек Борай районы имам-мөхтәсибе ― Сәетзадә улы Рифат хәзрәт Зарипов

2010 елның 1 гыйнварына 9,5 мең кеше яшәгән Борайда Ленин урамы буйлап 3 мәчет урнашкан: 1нче (Ак мәчет, 20нче А йорт), Тарихи мәчет (79нчы йорт), 2 нче (Кызыл мәчет, Мәгъдән ур., 50нче йорт).

Искәрмәләр

Сылтамалар Ян Романов. В Башкирии открылась мечеть, которую начали строить более века назад. bash.news, 29.05.2021 Рушан Аббясов принял участие в открытии Исторической мечети села Бураево Республики Башкортостан. muslim.ru, 29.05.2021 Григорий Плосков. Событие, отложенное на 100 лет: на макушку «Исторической» мечети Бураево водрузили полумесяц. islamrb.ru, 19.10.2015

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2021 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Борай районы мәчетләре