Нургали Хәсәнов, Нургали Хәсән әл-Буави (1852 елның 8 ноябре, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Морзалар ― 1919 елның 19 мае, РСФСР, Сембер губернасы, Буа өязе, Буа) – Урта Идел буенда танылган дин белгече, галим, ишан. 1886—1919 елларда Буа мәдрәсәсе мөдәррисе.

Тәрҗемәи хәле

1852 елның 8 ноябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Морзалар авылында туган. Казанның 4нче җәмигъ мәчете (хәзерге «Зәңгәр мәчет») каршындагы мәдрәсәдә (Халидия мәдрәсәсендә), 1875 елга кадәр Казанның 2нче мәчет мәхәлләсе каршындагы Апанай (Касыймия) мәдрәсәсендә, 1875-1883 елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә укыганСарвай Нуретдинов. Медресе в городе Буинске (Татарстан). Посреди России, 13.08.2022.

1883 елда гыйльми дәрәҗә ала һәм 1883-1885 елларда Бохараның бер мәдрәсәсендә укыта.

1885-1886 елларда «Гатар» мәдрәсәсен җитәкли.

1886 елның 12 декабрендә Буаның Беренче җәмигъ мәчете мәхәлләсе каршындагы «Нурия» (хәзерге Буа) мәдрәсәсенең имам-хатыйбы итеп биилгеләнә. 1886 елдан вафатына (1919 елның 19 маена) кадәр Буа шәһәренең мәдрәсә мөдәррисе.

1902 елдан Буа шәһәре ахуны – Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең әлеге төбәктәге вәкиле.

1919 елның 19 маенда 67 яшендә вафат була. Буа шәһәренең татар зиратында җирләнгән.

Аның логика һәм мөселман хокукы буенча теологик хезмәтләре зур популярлык казанганРашид Маликов. Буинское медресе. islamisemya.com.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Император Николай IIнең «Тырышлыгы өчен» (За усердие) алтын һәм көмеш медале – Ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары һәм халык белән уңышлы эшләве өчен 1906 – Госманлы солтаны Габделхәмит IIнең «Османия» ордены Россия империясенең ике күкрәк медале

Гаиләсе Хатыны — Буа шәһәре имамы Габденнасыйр Мөхәммәтәминовның кызы, Ш. Мәрҗанинең беренче хатынының сеңлесеЗиннур Хөснияр. Олы Битаманда була язган фаҗига. // Казан утлары, 2026, № 10.― Б.80.. Улы Гаяз(с)етдин Нургали улы Хәсәнов (1889―1937), I баскыч Буа совет мөселман мәктәбе директоры һәм 1923 елга кадәр Буаның Беренче җәмигъ мәчете имамыБуа мәдрәсәсе тарихы. Буа мәдрәсәсенең рәсми сайты.

Хәтер 2022 – Казан кооператив институтының гуманитар дисциплиналар һәм чит телләр кафедрасы доценты тарих фәннәре кандидаты Рәшит Ильяс улы Амишов «Татарский богослов Нургали Хасанов» китабын нәшер иткән. Китапны «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале кысаларында халыкка тәкъдим итү булаЭнҗе Габдуллина. «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивалендә биш ил театры катнаша. Татар-информ, 2.09.2022 2022 – Китапны төзүчеләр һәм тарих белгечләре Нургали Хәсәнов турында документаль фильм да төшергән. 2022 — Буа театры аңа багышланган «Дәрвиш» моноспектаклен чыгарган (режиссер Тимур Кулов, бердәнбер рольне Раил Садриев уйный). Спектакльдә Нургали Хәсәнов (1852—1919) биографиясендәге бер эпизод — аның Төркиягә сәяхәте һәм Госманлы солтаны Габделхәмит II белән очрашу мизгелләре бәян ителәРузилә Мөхәммәтова. «Дәрвиш»: Раил Садриев ишанга охшаганмы, ишан – Раилгәме, аералмый тик торам. Интертат, 10.12.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар Энҗе Габдуллина. Галим, дин белгече Нургали Хәсәновка багышланган китап чыккан. Татар-информ, 2.09.2022 Рашид Маликов. Буинское медресе. islamisemya.com, 15.08.2012

Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Имамнар Төркем:Буа мәдрәсәсе мөдәррисләре Төркем:«Тырышлык өчен» медале (Россия империясе) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Шәхесләр:Апас районы