Чирмеш теле (, ) – чирмеш халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә.
Җирле сөйләмнәр Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: тау һәм болын (яки болын-көнчыгыш).
Болын чирмеш теленең ике өч сөйләше бар: Болын сөйләше Көнчыгыш (урал) сөйләше Төньяк-көнбатыш сөйләше Тау чирмеш теленең ике сөйләме бар: Тау сөйләме Еласов сөйләше — әдәби тел нигезе. Кузнецов сөйләше Емангаш сөйләше Виловатов сөйләше Урман сөйләме — урман чирмешләре теле, Иделнең сул ярында таралыш алган. Кузьмин сөйләше Килемар сөйләше Ардин сөйләше Юксар сөйләше
Таралышы Федераль округ/РФ субъекты 2002 елга (%ларда) Идел буе ФО, шул исәптән 413 209 (91,6 %) - Марий Ил 254 108 (56,3 %) - Башкортстан 95 405 (21,2 %) - Татарстан 15 435 (3,4 %) - Киров өлкәсе 28 161 (6,2 %) - Удмуртия 6 981 (1,6 %) Урал ФО, шул исәптән 21 818 (4,8 %) - Свердловск өлкәсе 14 770 (3,2 %) Көньяк ФО 4 942 (1,1 %) Себер ФО 4 016 (0,9 %) Үзәк ФО 3 295 (0,7 %) Төньяк-көнбатыш ФО 2 783 (0,6 %) Ерак көнчыгыш ФО 970 (0,2 %) Барлыгы 451 033 (100 %)
Әлифба
А а Ӓ ӓ* Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Л л М м Н н О о Ö ö П п Р р С с Т т У у Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ӹӹ* Ь ь Э э Ю ю Я я Тау чирмеш диалекты хәрефләре
Чирмеш әлифбасы хәрефләренең укылышы
ХәрефӘйтелеше, охшашлыгы, искәрмәләрА арусча aӒ ӓтатарча ә; IPA — 04D2 һәм 04D3 *Б ббВ вв; ирен-ирен әйтелеше дә очрыйГ гг; ике сузык аваз уртасында — көньяк рус телендәгечә,мәсәлән, тыгыде — вак, когарш — көя;IPA тамгалары — ɣ (0262 Alt+X һәм 0263 Alt+X)Д ддЕ ейомык еЁ ёрусча йоЖ жжЗ ззИ ииЙ ййК ккЛ лл; калын “л” авазыннан аз гына йомшагракМ ммН ннҤ ҥтатарча ң; IPA — 04A4 Alt+X һәм 04A5 Alt+XО о йомык оӦ ӧтатарча ө; IPA — 04E6 Alt+X һәм 04E7 Alt+XП ппР ррС ссТ ттУ ууӰ ӱтатарча ү; IPA — 04F0 Alt+X һәм 04F1 Alt+XФ фф; ирен-ирен әйтелеше дә очрыйХ ххЦ ццЧ чрусча чШ шшЩ щщ (рус алынмаларында)Ы ычирмеш сүзләрендә — татарча ы,рус алынмаларында — русча ыӸ ӹтатарча э; IPA — 04F8 һәм 04F9 *Ъ ъъ (алынмаларда)Ь ьь (алынмаларда)Э ээЮ ююЯ яя Тау чирмеш диалекты хәрефләре
Кыскача грамматик белешмә (болын чирмеш теле үрнәгендә)
Исемнәр (Лӱ́ммут-влак) Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә. Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак, пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак, пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.
Тартым кушымчалары Берлек сан ЗатларКушымчаларМисал 1Мисал 2Мисал 3Беренче зат-м, -ем, -эмачам (әтием)пӧртем (өем)пасуэм (кырым)Икенче зат-т, -ет, -этачат (әтиең)пӧртет (өең)пасуэт (кырың)Өченче зат-же, -жо, -жӧ,-ше, -шо, -шӧачаже (әтисе)пӧртшӧ (өе)пасужо (кыры)
Күплек сан ЗатларКушымчаларМисал 1Мисал 2Мисал 3Беренче зат-наачана (әтиебез)пӧртна (өебез)пасуна (кырыбыз)Икенче зат-даачада (әтиегез)пӧртда (өегез)пасуда (кырыгыз)Өченче зат-штачашт (әтиләре)пӧртышт (өйләре)пасушт (кырлары)
Исем төрләнешләре Берлек сан КилешләрСорауларКушымчаларМисал 1Мисал 2Мисал 3Баш килешкӧ? мо? — кем? нәрсә?—ача — әтипӧрт — өйпасу — кырИялек килешкӧн? мон? — кемнең? кемнеке?нәрсәнең? нәрсәнеке?-н, ыначан — әтинеңпӧртын — өйнеңпасун — кырныңЮнәлеш килешкӧлан? молан? — кемгә? нәрсәгә?-ланачалан — әтигәпӧртлан — өйгәпасулан — кыргаТөшем килешкӧм? мом? — кемне? нәрсәне?-м, -ымачам — әтинепӧртым — өйнепасум — кырныЧагыштыру килешекöла? — кемдәй? кем кебек?мола? — нәрсәдәй? нәрсә кебек?-лаачала — әти шикеллепӧртла — өйдәйпасула — кыр кебекБергәлек килешекӧге? моге? — кем белән? нәрcә белән?-геачаге — әти беләнпӧртге — өй беләнпасуге — кыр беләнУрын килешекушто? — кайда?-ште, -што, -штӧ,-ыште, -ышто, -ыштӧ— пӧртыштӧ — өйдәпасушто — кырдаЮнәлтү килешекушко? (куш?) — кая (таба)? кайсы якка?-шке, -шко, -шкӧ,-ышке, -ышко, -ышкӧ—пӧртыш(кӧ) — өйгәпасушко — кыргаХәл килешекушан? — кайдагы? кай җирдәге?-ш, -еш, -эш—пӧртеш — өйдәгепасуэш — кырдагы
Күплек сан КилешләрСорауларМисал 1Мисал 2Мисал 3Баш килешкӧ? мо? — кем? нәрсә?пӧрт-влак — өйләрялла — авылларачамыт — әтиләрИялек килешкӧн? мон? — кемнең? кемнеке?нәрсәнең? нәрсәнеке?пӧрт-влакын — өйләрнеңяллан — авылларныңачамытын — әтиләрнеңЮнәлеш килешкӧлан? молан? — кемгә? нәрсәгә?пӧрт-влаклан — өйләргәяллалан — авылларгаачамытлан — әтиләргәТөшем килешкӧм? мом? — кемне? нәрсәне?пӧрт-влакым — өйләрнеяллам — авылларныачамытым — әтиләрнеЧагыштыру килешекöла? — кемдәй? кем кебек?мола? — нәрсәдәй? нәрсә кебек?пӧрт-влакла — өйләр кебекяллала — авыллардайачамытла — әтиләр шикеллеБергәлек килешекӧге? моге? — кем белән? нәрcә белән?пӧрт-влакге — өй беләняллаге — авыллар беләначамытге — әтиләр беләнУрын килешекушто? — кайда?пӧрт-влакыште — өйләрдәяллаште — авылларда—Юнәлтү килешекушко? (куш?) — кая (таба)? кайсы якка?пӧрт-влакыш(ке) — өйләргәяллаш(ке) — кырларга—Хәл килешекушан? — кайдагы? кай җирдәге? пӧрт-влакеш — өйләрдәгеяллаш — авыллардагы—
Тартымлы исем төрләнеше (“пӧрт” (өй) сүзенең беренче заты үрнәгендә) КилешләрБерлек санКүплек сан 1Күплек сан 2Баш килешпӧртем — өемпӧрт-влакем — өйләремпӧртем-влак — өйләремИялек килешпӧртемын — өемнеңпӧрт-влакемын — өйләремнеңпӧртем-влакын — өйләремнеңЮнәлеш килешпӧртемлан — өемәпӧрт-влакемлан — өйләремәпӧртем-влаклан — өйләремәТөшем килешпӧртемым — өемнепӧрт-влакемым — өйләремнепӧртем-влакым — өйләремнеЧагыштыру килешепӧртемла — өемдәйпӧрт-влакемла — өйләрем кебекпӧртем-влакла — өйләрем шикеллеБергәлек килешепӧртемге — өем беләнпӧрт-влакемге — өйләрем беләнпӧртем-влакге — өйләрем беләнУрын килешепӧртыштем — өемдәпӧрт-влакыштем — өйләремдәпӧртем-влакыште — өйләремдәЮнәлтү килешепӧртышкем — өемәпӧрт-влакышкем — өйләремәпӧртем-влакыш(ке) — өйләремәХәл килешепӧртешем — өемдәгепӧрт-влакешем — өйләремдәгепӧртем-влакеш — өйләремдәге
Фигыльләр Чирмеш (мари) телләрендә фигыльләр системы нык тармакланган, гаять төзек һәм татар теленекенә шактый охшаш. Чирмеш фигыльләре, хәзерге-киләчәк заманның берлек санында һәм беренче затында ялгана торган кушымчалары буенча, ике төрләнешкә аерымлана: 1) –ам кушымчасын ала торганнары; 2) –ем кушымчасын кабул итүчеләре. Башка грамматик шәкелләрдә кулланыла торган фигыль кушымчалары да шуңа бәйле. Бу кушымчалар, фигыльләрнең кайсы төрләнешкә каравын һәм, аерым очракларда, нинди мәгънәгә дә ия булуын күрсәтү өчен, белешмәләрдә һәм сүзлекләрдә җәя эчендә бирелә. Мәсәлән: лудаш (-ам) — укырга; возаш (-ем) — 1) язарга; 2) төшереп җибәрергә. Әмма возаш (-ам) сүзе “ятарга” дип тәрҗемә ителә. Возаш сүзенең ике төрләнешендә дә башка омонимик мәгънәләр бар.
Хикәя фигыльләр төрләнеше кушымчалары Фигыль заманнарыЗат һәм санТөрләнеш үрнәкләре1 төрл.2 төрл.Хәзерге-киләчәк заман1 зат, берлек сан-ам-ем2 зат, берлек сан-ат-ет3 зат, берлек сан-еш-а1 зат, күплек сан-ына-ена2 зат, күплек сан-ыда-еда3 зат, күплек сан-ыт-атБеренче үткән заман1 зат, берлек сан-ым-ышым2 зат, берлек сан-ыч-ышыч3 зат, берлек сан-о (-ӧ, -е)-ыш1 зат, күплек сан-на-ышна2 зат, күплек сан-да-ышда3 зат, күплек сан-ыч-ыштИкенче үткән заман1 зат, берлек сан-ынам-енам2 зат, берлек сан-ынат-енат3 зат, берлек сан-ын-ен1 зат, күплек сан-ынна-енна2 зат, күплек сан-ында-енда3 зат, күплек сан-ыныт-еныт
Хәзерге-киләчәк заман Беренче төрләнешлудаш (-ам)Икенче төрләнешвозаш (-ем)мый лудам — мин укыйммый ом луд — мин укымыйммый возем — мин язаммый ом возо — мин язмыймтый лудат — син укыйсыңтый от луд — син укымыйсыңтый возет — син язасыңтый от возо — син язмыйсыңтудо лудеш — ул укыйтудо огеш (ок) луд — ул укымыйтудо воза — ул язатудо огеш (ок) возо — ул язмыйме лудына — без укыйбызме огына (она) луд — без укымыйбызме возена — без язабызме огына (она) возо — без язмыйбызте лудыда — сез укыйсызте огыда (ода) луд — сез укымыйсызте возеда — сез язасызте огыда (она) возо — сез язмыйсызнуно лудыт — алар укый(лар)нуно огыт луд — алар укымыйларнуно возат — алар яза(лар)нуно огыт возо — алар язмыйлар
Боерык фигыль шәкелләре Боерык фигыльләрнең берлек сан икенче заттагы шәкеле нигез итеп алына, һәм ул кушымчалар ярдәмендә күп кенә грамматик формаларны ясауда катнаша: луд — укы; возо — яз; нал — ал; полшо — булыш; код — кал; келше — килеш; туныкто — укыт, өйрәт; кошт — бар; муш — ю; шич — утыр. Тамырны тәмамлаучы ике тартыкның берсе гадәттә төшереп калдырыла, мәсәлән: шинчаш (утырырга) — шич (утыр; мушкаш (юарга) — муш (ю). Ләкин бер искәрмә бар: кошташ (барырга) фигыле тамырындагы ике тартык та боерык шәкелендәгечә сакланып кала: кошт (бар). Беренче төрләнешлудаш (-ам)Икенче төрләнешвозаш (-ем)луд! — укы! ит луд! — укыма!возо! — яз! ит возо! — язма!лудса! — укыгыз! ида луд! — укымагыз!возыза! — языгыз! ида возо! —язмагыз!айда луд! — әйдә, укы! айда лудса! — әйдәгез, укыгыз!айда возо! — әйдә, яз! айда возыза! — әйдәгез, языгыз!айда (айста) лудына! — әйдәгез, укыйк! айда (айста) возена! — әйдәгез, языйк!
Беренче үткән заман Беренче үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле һәм сөйләүчегә анык билгеле булган гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Мый Йошкар-Олаште кок ий илышым. — Мин Йошкар-Олада ике ел яшим. Беренче төрләнешлудаш (-ам)Икенче төрләнешвозаш (-ем)мый лудым — мин укыдыммый шым луд — мин укымадыммый возышым — мин яздыммый шым возо — мин язмадымтый лудыч — син укыдыңтый шыч луд — син укымадыңтый возышыч — син яздыңтый шыч возо — син язмадыңтудо лудо — ул укыдытудо ыш луд — ул укымадытудо возыш — ул яздытудо ыш возо — ул язмадыме лудна — без укыдыкме ышна луд — без укымадыкме возышна — без яздыкме ышна возо — без язмадыкте лудда — сез укыдыгызте ышда луд — сез укымадыгызте возышда — сез яздыгызте ышда возо — сез язмадыгызнуно лудыч — алар укыды(лар)нуно ышт луд — алар укымады(лар)нуно возышт — алар язды(лар)нуно ышт возо — алар язмадылар
Икенче үткән заман Икенче үткән заман фигыльләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Тудо теҥгече толын, кызыт кинош кайыш. — Ул кичә килде, хәзер кинога китте. Ягъни, кичә үк килгән иде (актуаль булмаган гамәл — икенче үткән заман), ләкин хәзер генә кинога китте (сөйләү вакыты белән бәйле гамәл — беренче үткән заман). Икенче үткән заман фигыленең нигезе итеп, хәл фигыль шәкеле алына (лудаш — лудын, возаш — возен), зат кушымчалары шуңа ялгана. Берлек сан өченче зат фигыле бернинди кушымча кабул итми. Бу заман фигыльләренең юклык шәкеле шул нигездән соң килә торган юклык кисәкчәләре аша тәгаенләнә. Беренче төрләнешлудаш (-ам)Икенче төрләнешвозаш (-ем)мый лудынам — мин укыганмынмый лудын омыл — мин укымаганмынмый возенам — мин язганмынмый возен омыл — мин язмаганмынтый лудынат — син укыгансыңтый лудын отыл — син укымагансыңтый возенат — син язгансыңтый возен отыл — син язмагансыңтудо лудын — ул укыгантудо лудын огыл — ул укымагантудо возен — ул язгантудо возен огыл — ул язмаганме лудынна — без укыганбызме лудын огынал (онал) — без укымаганбызме возенна — без язганбызме возен огынал (онал) — без язмаганбызте лудында — сез укыгансызте лудын огыдал (одал) — сез укымадыгызте возенда — сез язгансызте возен огыдал (одал) — сез язмагансызнуно лудыныт — алар укыганнарнуно лудын огытыл — алар укымаганнарнуно возеныт — алар язганнарнуно возен огытыл — алар язмаганнар
Беренче озайтылган үткән заман Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле, озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Ожно тиде верыште пеш кугу пӱнчӧ-влак кушкыт ыле. — Элек бу урында озын-озын нарат агачлары үсә иде. “Кушкыт ыле” — үсә иде. Алар шулай ук башка үткән заманда тәгаенләнүче фигыльләр аша бирелгән хәлләр белән бергә булырга да мөмкин. Мәсәлән: Мый книгам лудам ыле, тиде жапыште шольым толын пурыш. — Мин китап укый идем, шул вакытта энекәшем килеп җитте. “Лудам ыле” (укый идем) беренче озайтылган үткән заманда куелган, ә “толын пурыш” (килеп җитте) — беренче (тәмамланган!) үткән заманда.