Корткаяк <center>Уенчылар саны 4тән күбрәк <center>Уйнау урыны йорт алды, урам <center>Физик активлык уртача Корткаяк — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе Бу уен кызлар арасында уйнала. Иң беренче балалар ана, Корткаяк сайлап куялар. Калганнары бакчар (сыерчык) була. Кызлар аллы-артлы тезелешеп, бакчар булып, «ана»лары артына басалар. Каршыларыннан килгән Корткаяк (әби карчык) ана артында торучы сыерчыкларны йолкып алырга тырыша. Тарткалашканда ике арада мондый әйтеш була:
— Әй, Корткаяк, Корткаяк, аркаңда ниләр бар? — Бакчар, бакчар балалар бар. — Аның берсен бирсәнә! — Кара җаның алсана! Әй, Корткаяк, Корткаяк, Ике кулың утка як!
Уен сыерчыкларны Корткаяк алып бетергәнче дәвам итә.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Драма уеннары Төркем:Татар уеннары