Альберт Эйнштейн (; 14 март 1879, Ульм, Вюртемберг, Германия — 18 апрель 1955, Принстон, Нью-Джерси, АКШ) — танылган галим, заманча теоретик физикага нигез салучыларның берсе, Физика буенча Нобель премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе. Германиядә (1879 — 1893, 1914 — 1933 еллар), Швейцариядә (1893 — 1914 еллар) һәм АКШда (1933 — 1955 еллар) яши. Дөньяның егермедән артык университетының хөрмәтле докторы, күпсанлы фән Академияләре әгъзасы.Альберт Эйнштейн-биографиясе һәм аның ачылу

Эйнштейн — 300дән артык фәнни эш, шулай ук фән тарихы һәм фәлсәфәсе буенча якынча 150 китап һәм мәкалә авторы. Физика өлкәсендә берничә мөһим теория эшләп чыгара: Махсус чагыштырмалылык теориясе (1905 ел). Аның кысалары эчендә — масса белән энергия арасындагы мөнәсәбәт кануны (). Гомуми чагыштырмалылык теориясе (1907—1916 еллар). Фотоэффект һәм җылысыешлыкның квант теориясе. Квант Бозе — Эйнштейн бүленеше, Бозе — Эйнштейн тупланышы. Флуктуацияләр теориясенә нигез салган броун хәрәкәтенең статистик теориясе. Индукцияләнгән нурланыш теориясе. Тирәлектәге термодинамик флуктуацияләрдә яктылык таралышы теориясе.

Төркем:Физиклар