«Уклар» журналы — Җаек шәһәрендә 1906 елда чыккан юмор-сатира журналы. Мөхәрире һәм нашире Камил Мотыйгый булган. Тарих Журналның беренче саны 1906 елның июнендә Җаекта чыга. Бу татар юмор-сатира журналларының иң беренчеләренең берсе була. Журнал эшендә Тукай нык актив катнаша, ул монда «Һөд-Һөд», «Кырмыска», «Шүрәле» һәм башка псевдонимнар белән яза.
6 сан чыккач, 1906 елның ноябрендә журнал ябыла. Чыганак
Төркем:Тукай эшләгән матбугат басмалары Төркем:Татарча журналлар Төркем:XX гасыр башы татар матбугаты