Мәсәгут (, ) ― авыл, Башкортстан Республикасы Дуван районының һәм Мәсәгут авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 9761 (2002), 12272 (2012), 12019 кеше (2021).ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
Почта индексы — 452530. Телефон коды: +7 34798. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80223822001.
Урнашуы Авыл Башкортостан Республикасының иң ерак төньяк-көнчыгыш районнарының берсе булган Дуван районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 233 км, Чиләбе шәһәреннән 300 км, Екатеринбург шәһәреннән 340 км ераклыкта урнашкан.
Авыл аша Караидел (Уфа) елгасының сулъяк кушылдыгы булган Әй елгасы ага.
Транспорт Авыл җирлеге территориясе аша республика әһәмиятендәге Уфа ― Екатеринбург автомобиль юлы уза.
Көньяк Урал тимер юлының Чиләбе өлкәсе территориясендәге Сулея (Силия) станциясенә кадәр – 72 км.
Тарих Авылга (әүвәлге исемнәре Искаково, Масагутовское) Месягутово, село. Дуванский район - Башкортостан - Россия 1798 елда Пермь губернасы Красноуфимск өязе дәүләт крестьяннары тарафыннан нигез салына. Месягутово. Генеалогия и архивы 1865 елда авылда 931 кеше яшәгән. Җирле халык игенчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Дүшәмбе көннәрендә базарлар, елына ике тапкыр ярминкә үткәрелгән, дүрт тимерчелек, ике столяр остаханәсе эшләгән. 1875 елда бер сыйныфлы министрлык училищесы ачыла, XX гасыр башында өяздә беренче хатын-кызлар прогимназиясе эшли башлаган.
XIX гасырда авылда берсе агачтан, икенчесе таштан (1826) По храмам северо-востока Башкирии. Посреди России төзелгән ике православие дине чиркәве гамәлдә булган. 1906 елда авылда волость идарәсе, чиркәү һәм аның янында чиркәү-приход мәктәбе, ике министрлык мәктәбе, земство хастаханәсе, өч мануфактура һәм биш бакалея кибете урнашкан булган.
1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр авыл Уфа губернасы Златоуст өязенә керә.
1922-1930 елларда – Мәсәгут кантонының административ үзәге.
1930 елда Башкортстан АССРда оештырылган Дуван районының административ үзәге. О районе. Муниципальный район Дуванский район Республики Башкортостан
2022 елда Загора (255 кеше) һәм Сарт (511 кеше) авыллары Мәсәгут авылына кушылган.
Халкы Халык саны буенча Мәсәгут республикада иң зур авыллардан санала. 2012 елда 3678 хуҗалыкта 12 272 кеше яшәгән.
Милли состав Халык саны буенча руслар өстенлек итә, башка районнардан аермалы буларак, башкортлар һәм татарлар азрак История. Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет
Җирлек территориясендә мордва, чуаш, мари, әрмән, азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, төрек, тыва, украин, удмурт һ. б. милләт вәкилләре яши.
2002 елгы җанисәп буенча — руслар (53%), башкортлар (27 %)Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
Дин
Авыл уртасында православие дине ирләр монастыре урнашкан. Әл-Ислам мәчете
Икътисад Җитештерү предприятиеләре: сөт комбинаты, ит комбинаты.
Мәгариф Мәсәгут педагогика көллияте Дуван аграр техникумы Мәсәгут лицее Мәсәгут гимназиясе Музыка мәктәбе Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Перечень учреждений и организаций. Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет
Шәхесләр Виктор Астальцев (1927), Мәсәгут авылында туган рәссам. Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган, үзәк балалар театрында рәссам - декоратор булып эшләгән. 1957 елдан башлап 8 шәхси күргәзмәсе үткәрелгән. Николай Верзаков (1932), рус прозаигы һәм драматургы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1989). Игорь Жарков (1910―1974), биология фәннәре докторы (1968), профессор (1970). Валентин Смирнов (1916), Златоуст индустриаль техникумын, Ленинград электромеханика институтын, аспирантураны тәмамлаган, диссертация яклаган. 1955 елдан Арктика һәм Антарктида институтында эшли, мактаулы полярник, Гидрометеорология хезмәте отличнигы. Александр Маренин (1913), 1937 елда Свердловск тау институтын тәмамлаган, Башкортстан АССР нефть промыселларында геолог булып эшләгән, яңа нефть мәйданнары һәм Богырыслан нефть районында тагын бер офык горизонт ачкан. Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнгән. Павел Петунин (1921), язучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Низам Карипов (Низам Кәрип, 1905―1942), шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1939-1941 елларда – БАССР Язучылар берлеге идарәсенең беренче секретаре. Николай Филиппов (1930), икътисадчы галим. икътисад фәннәре докторы, профессор, РСФСР атказанган икътисадчысы. Зөлфия Ханнанова (1970), 1995 елдан БР Язучылар берлеге әгъзасы. https://месягут.рф/selskoe-poselenie/znamenitye-zemlyaki/ Знаменитые земляки. Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет Алексей Шретер (1918―2002), биология фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе (2001). Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет муниципального района Дуванский район Республики Башкортостан
Төркем:Дуван районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның район үзәкләре