Чакмагыш (, ) ― авыл, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм Чакмагыш авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 10164 (1989), 11382 (2010), 12412 (2013) Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан, 13024 кеше (2021).ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
Почта индексы — 452200, 452201. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80256870001.
Урнашуы Авыл республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта, Калмаш елгасы кушылдыгы булган Чакмагыш елгасы буенда урнашкан.
Транспорт Авылдан Чакмагыш ― Бүздәк ― Дәүләкән автомобиль юлы уза. Районны Кушнаренко ― Бакалы һәм Дүртөйле ― Бүздәк автомобиль юллары кисеп үтә. О районе. Муниципальный район Чекмагушевский район Республики Башкортостан
Куйбышев тимер юлының иң якын тимер юл станциясе ― Бүздәктә, ул 74 км ераклыкта урнашкан..
Тарих Чакмагыш авылына 1675 елда нигез салынган. Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан 1738, 1739, 1745 елларда йомышлы татарлар (мишәрләр), соңрак типтәрләр килеп урнаша. 1747 елда 17 хуҗалыкта ир-ат җенесеннән 57 кеше яшәве мәгълүм.
1866-1930 елларда авыл ― Чакмагыш волосте үзәге.
1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, 1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны Чакмагыш һәм Рәҗәп волосьтлары территориясендә барлыкка килгән Чакмагыш районының үзәге итеп сайлана.
1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе оеша.
Халкы
Милли состав 2002 елгы җанисәп буенча, төп милләтләр — татарлар (72,1 %), башкортлар (23,1 %).Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
Дин
XX гасыр башында Чакмагышта 4 җәмигъ мәчете, ике мәдрәсә эшләгән. Мечети, муллы и медресе Чекмагушевского края. Посреди России Әдһәм-Бикә үзәк мәчете. 2010 елда төзелгән. Центральная мечеть "Адхам-Бика" с.Чекмагуш Мостафа мәчете, 2022 елда элекке сәүдә бинасын үзгәртеп ачылган. Платон Федоров. В селе Чекмагуш в Башкирии открылась новая мечеть. bash.news, 08.11.2022
Икътисад, социаль өлкә Сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукцияне Чакмагыш механика заводы, Чакмагыш кирпеч заводы, «Чакмагыш сөт заводы» һәм «Чекмагуш-молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Чакмагыш» сәүдә-җитештерү берләшмәсе кулланучылар җәмгыяте җитештерә.
Чакмагыш авылында 85нче санлы Чакмагыш һөнәри лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы, Балалар иҗаты үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе, "Олимпиец" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Яшьләр үзәге эшли.
1964 елда Чакмагыш авылында туган якны өйрәнү музее оештырыла, анда 4 меңгә якын экспонат бар. Чекмагушевский историко-краеведческий музей
Шәхесләр Марат Азаматов (1941―2002), «Салават Юлаев» хоккей клубы тренеры (1990-1991). Гыйлемдар Баембәтов (1886―1933), публицист, җәмәгать эшлеклесе. Ильмир Баянов (1966), физика-математика фәннәре докторы (2007), профессоры (2009). Рим Баянов (1930―1996), актер, режиссер. БАССР халык артисты (1980). Рөстәм Нәбиев (1992), блогер, активист, спортчы. Канзафар Усаев (1738-1804), дин әһеле-мулла (1757), Пугачев (1774). Гөлназ Хатунцева (Бадыйкова, 1994), спортчы (велосипед спорты), Аурупа чемпионы (2021). Равмер Хәбибуллин (1933―2011), КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре (1987-1990). Искәрмәләр
Сылтамалар Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан Чекмагушевский район Республики Башкортостан. ВКонтакте История села Чекмагуш. Татары без границ
Төркем:Чакмагыш районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның район үзәкләре