Лео Һендрик Бакеланд - Бельгия һәм Америка Кушма Штатлары химигы булган. Ул иң күбе 1893 елда Велокс фотокәгазе һәм 1907 елда бакелит ачышлары өчен ат казанган. Ул хәзерге заман пластиклар сәнәгатенең башлануын билгеләгән арзан, янучан булмаган һәм сыгылмалы пластик бакелит ачуы өчен "Пластиклар Сәнәгатенең атасы" дип аталган булган.
Иртә тормышы Лео Бакеланд Бельгиядә, Гентта 1863 елның 14 ноябрендә аяк киеме ясаучы Шарль Бакеланд һәм йорт хуҗабикәсе Розалия Мерчи гаиләсендә туган булган. Аның бертуганнары Элодиа Мария Бакеланд, Мелония Леония Бакеланд, Эдмундус Бакеланд, Рэйчел Һелена Бакеланд һәм Дельфина Бакеланд булган. Ул яшьлегенең күпчелеген Бельгиядә, Гентта уздырган. Горурланырлык итеп Гент Муниципаль Техника Мәктәбен тәмамлаган һәм Гент Шәһәре тарафыннан Гент Университетында химия укыр өчен бүләк алган һәм ул аңа 1880 елда кергән булган. 21 яшендә ул summa laude PhD гыйльми дәрәҗәсенә ия булган.
Шәхси тормышы Лео Бакеланд 1889 елда Селин Шварцка өйләнгән булган һәм аларның ике баласы булган.
Карьерасы 1889 елда Лео Бакеланд хатыны белән Англия һәм Америка Кушма Штатлары университетларында сәяхәт иткән. Нью - Йорк шәһәрендә ул Колумбия Университетыннан профессор Чарльз Ф. Чэндлерны һәм E. and H.T. Anthony фотоширкәтеннән Ричард Энтони белән очрашкан. Профессор Чандлер Бакеландны Америка Кушма Штатларында калырга өндәүдә йогынты ясаган булган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Mercelis, Joris. (2020) Beyond Bakelite: Leo Baekeland and the Business of Science and Invention (MIT Press, 2020) online review
Тышкы сылтамалар
Amsterdam Bakelite Collection Foundation
The Baekeland fund A virtual Bakelite museum with a short biography of Leo Baekeland Virtual Bakelite Museum of Ghent 1907–2007 Time, Mar. 29, 1999, Chemist LEO BAEKELAND National Academy of Sciences Biographical Memoir NPR. Oil #4: How Oil Got Into Everything Retrieved August 19, 2016.
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Химиклар