Регина Биккинина, Регина Марс кызы Биккинина (Бельгиядә: Regina Bikkinina, 1988 елның 10 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мордва АССР, Саранск) — театр һәм кино актрисасы, сценарист. Көнбатышта төшерелгән популяр сериалларның берсендә төп рольне башкарган татар актрисасы. «Into the night» («Төнне куып») сериалы 2020 елда Netflix платформасында чыга. Регина анда Зара исемле хатын-кыз ролен, авыру бала анасын уйный. 2009-2021 еллар арасында 6 фильмда уйнаган.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 10 гыйнварында Мордовия башкаласы Саранскида туган, ата-анасы чыгышы белән — Мордовиянең Ләмберә районы Аксюн авылыннан. Унсигез яшендә Мәскәүгә китеп, 2014 елда Б. Щукин исемендәге Театр училищесының актерлык факультетын тәмамлаган (В. В. Иванов курсы). Студент елларыннан Вахтангов театрында уйный. Регина Биккинина. Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт Чакыру буенча Швейцариягә, Женевага бер театр проектына китә. Баштарак 2 елга дип китсә дә, француз телен ныклап өйрәнергә кала. Рус һәм татар телләре – туган телләре, Регина Биккинина. castingbridge.com инглиз һәм француз телләрендә иркен аралаша. 2016 елда Авиньон фестивалендә катнаша. 2017 елда кияүгә чыгып, Швейцариядән Бельгиягә китә, Брюссельдә яши, анда чит илдәге кино тарихы башлана. 2019 елда Netflix «Into the Night» проектында төп рольне уйнаган.Регина Биккинина. Kinolift

Россия Украина җирләренә кергәннән соң, украин качаклары белән бергә «24 февраль. Таң вакыты» дигән спектакль куя, сценариен да үзе яза.

Театрдагы рольләре Сөйләүче ― «Онегин»нан өзекләр (2019, режиссёр: Mathilde Reichler, Женева); Les scènes inconnues / Билгесез күренешләр (2016, Авиньон фестиваленең спектакле, режиссёр A. Chouliev); ― Skubidu ou une poupée, qui sait tout (2015, Женева, режиссер В. Стасюк); СиСи ― «Амазония, яки Караул No. 8» (2008, режиссер Ю.Г оманюк); ― «Н. В. Гоголь әсәрләре буенча коллаж» (2009, режиссер Ю. Гоманюк); Алиса - «» (2009, режиссер Ю. Гоманюк).

Фильмография Актриса – Champ libre (драма, 2022, Бельгия, сценарий автордашы; режиссер Victor Emmanuel Boinem) Полина – Se battre encore (2021, Бельгия, режиссер Arthur Lecouturier) Se battre encore (2021). Кинопоиск Зара Облонская – Into the night (Төнне куып, сериал, 2000, Бельгия, режиссер Nabil Ben Yadir) Зара Облонская – Into the night (Төнне куып, сериал, 2019, Бельгия, режиссер Inti Calfat, Dirk Verheye һ.б.) В ночь (2020, сериал, 2 сезон). Кинопоиск Кассир хатынның кызы ― Газгольдер (боевик, 2014, Россия, режиссер Иван Курский) Газгольдер: Фильм. Кинопоиск Актриса ― Музаика (2014, Россия, режиссер Владимир Иванов) Яшь ана – Глухарь. Дәвамы (сериал, 2009, Россия, режиссер Тимур Алпатов һ.б.)

Искәрмәләр

Сылтамалар Регина Биккинина (Regina Bikkinina). Кино-Театр.Ру Регина Биккинина — фильмы. Кинопоиск Регина Биккинина. ВКонтакте Regina Bikkinina Видеопрезентация GM Production. YouTube, 1:04 Регина Биккинина – IMDb

Төркем:Россия театр актерлары Төркем:Россия кино актрисалары Төркем:Бельгия кино актрисалары Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар