Йок – Пермь крае һәм Башкортстандагы елга. Тере Таныпның уң кушылдыгы. Елга озынлыгы 64 км. Бассейн мәйданы — 596 км².
Пермь краеның Чернушка районы Большой Юг авылы янында башланып, Башкортстанның Тәтешле районы территориясеннән ага. Балтач районы Тибел авылы артында Тере Танып елгасына кушыла. Төньяктан көньяк юнәлештә ага. Төп кушылдыклары – Беләш, Бәдрәш, Сагаль, Кәлтәү, Олы Бәлҗүә, Бәрмеш, Сикияз, Тибел.
Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100025919.
Искәрмәләр
Төркем:Пермь крае елгалары Төркем:Башкортстан елгалары Төркем:Әлифба буенча елгалар