Рений (, Re) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 7 төркем элементы. Тәртип номеры - 75. Стандарт шартларда тыгыз, көмөшсу-ак күчүчән металлдан гыйбарәт.
Символы Рений элементының символы — Re (Рений дип укыла).
Исеменең килеп чыгышы Элементның исеме латинча Rhenus — Германиядагы Рейн елгасы исеме белән килеп чыккан.
Тарихы Ренийның барлыгы охшашлык үзенчәлеге буенча Д. И. Менделеев тарафыннан алдан ук, 1871 елда, әйтеп куелган булган(«тримарганец»), әмма «двимарганец» (инглизсә «dvi-manganese») күпкә ешрак кулланылганJ. G. F. Druce: Dvi-manganese. The element of atomic number 75, Science Progress in the Twentieth Century (1919—1933), Vol. 20, No. 80 (April 1926), pp. 690—692.
Рений 1925 елда алман химиклары Ида һәм Вальтер Ноддаклар тарафыннан, колумбит минералын спектраль анализ үткәреп тикшерү вакытында Siemens & Halske компаниясе лабораториясендә ачыла.
Ренийның чагыштырмача саф өлгесен 1928 елда гына алырга мөмкин була. 1 г рений алу өчен 600 кг норвег молибденитын эшкәртү таләп ителә.
Рений тотрыклы изотобы билгеле булган соңгы ачылган элемент була. Ренийдан соң ачылган барлык элементларның (ясалма рәвештә алынганнарын да кертеп) тотрыклы изотоплары булмаган.
Дөньяда рений чыгару 2006 елда дөньяда рений табу якынча 40 тонна тәшкил итә. Иң зур җитештерүче — Чили компаниясе Molymet. Рений җитештерү тотрыклы үсә һәм 2008 елда ул 57 тоннага җитәОбзор рынка рения в СНГ. Исслед. группа ИнфоМайн, М.: 2009.
Куллану Ренийны куллануны билгеләгән иң мөһим үзенчәлекләре — бик югары эрү ноктасы, химик реагентларга тотрыклылыгы, катализатор активлыгы (монда ул платиноидларга якын).
Искәрмәләр
Әдәбият Рений// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар Рений//Большая российская энциклопедия
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Төркем:Химик элементлар